Филүс Каһиров ни өчен тараканнар турында җырлавын аңлата [концерттан фоторепортаж-видео]

-- Гузель

//Tatar today//

12, 13 мартта Казанның Филармония залында Татарстанның атказанган артисты – Филүс Каһировның концертлары үзды. Тамашаның беренче өлешендә алтын хәзинә, мираска әйләнгән җырлар яңгырады. Тәүге тапкыр концертларын карарга килгән тамашачыны җырчы музыкантлары белән таныштырырга ашыкты. “Бас гитарада – Руслан Сафин, гитарада – Марсель Шәмсетдинов, бәрмә уен коралларында – Максим Куприянов, саксофонда – яшь һәм яңа музыкантабаз, чып-чын татар егете – Андрей Аношин, флейтада — 13 ел бергән эшлибез – Гөлнара Ярмиева, баянда “Мирас” ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты (почти брат, дип әйтәм мин аны) – Рөстәм Рәхматуллин”, диде, җырчы.

“Казакъ кызы сөйгән ярым» җырын, зинһар, репертуарыгыздан төшермәсәгез иде”, дип социаль челтәрләрдә бик күп язасыз, теләкләрегезне тормышка ашырабыз, дип Филүс Каһиров “Казакъ кызы сөйгән ярым” җырын башкарды.

Моңа кадәр Филүс Каһиров халыкка мөрәҗәгать итеп, “Авыл көйләре”нә нинди куплетлар, сүзләр кушып җырлауларын сорап, язып җибәрүләрен үтенгән. Концертта ул шул куплетларны җыеп, бер җыр итеп башкарды.

“Безнең әниләребез авылда булган хәлләрне сөйләшеп, чәйләр эчеп, бераз шунда гайбәтен дә кыстырып җибәрәләр иде. Әтиләребез, бабайларбызы кәрт суга торганнар иде, без инде шулар яныннан йөгереп йөри торган идек, уеннар уйный идек. Ә иң кызыгы, соңрак, табын артында җыелышып, барсы бергә утырып, “Авыл көйләре”н җырлыйлар иде. Минем хәтеремдә калган, куплетларны шушы җырга өстиләр иде.

Сезгә мөрәҗәгатем шул иде сезнең якта нинди көйләр, сүзләр, куплетлар, дүртьюллыклар бар, миңа җибәрегез әле иде, дип теләк белдергән идем. Сез битараф булмадыгыз, яздыгыз. Без шушы куплетларны җыйдык, хәзер сезгә башкарып үтәсебез килә”, диде җырчы.

Филүс Каһиров сәхнәдән дусларына рәхмәтен дә җиткерде. “Минем җан дустым, якташым да. Ул мине ничек җырларга, киенергә, кеше белән сөйләшергә өйрәтте Татарстанның атказанган артисты – Рөстәм Асаев. Бер концертымны да калдырмый”, диде Филүс Каһиров.

Шулай ук аның белән янәшә утырган дустын: “Без аның белән бергә футбол да уйныйбыз, Мәскәүләргә кадәр барып җиттек. Ул чакыру буенча, шушы спорт белән кызыксына башладым, ул – Фәнил Вакказов”, дип атады.

Концертта яшь җырчы Айгөл Гардисламова, “Мирас” ансамбле дә катнашты.

Филүс Каһиров төрек телендә җыр башкарыр алдыннан, концертында булган бер хәлне искә алды. Төбәкләрдәге концертларында ул залдан алынган хатларга җавап биргән.

“Гаилә темасын да актарып чыктылар, нинди генә сораулар булмады, нинди генә җаваплар кайтармадык. Күбесенчә, җыр сорадылар. “Сандугач”ны җырласагыз иде, “Кара урман”ны җырласагыз иде, бу җыр, теге җыр, күптән онытылып беткән җырларны да сорадылар.

Бер вакытбер хатны алдым да, башта карап чыктым инде, куркыныч бит, минем бит хатын үзем белән йөри, шуңа күрә, башта укып чыгам. Карадым да, болай дигән: “Филүс, мин беләм Сезнең төрле телләрдә җырлаганыгызны, зинһар өчен, таракан җырын җырлагыз әле”, дигән. Мин карап тордым да, баштан аңламадым, укып тормадым, кесәгә генә салып куйдым, шуның белән онытылган. Шушы концерт программасына әзерләнгәндә, егетләр: “Филүс, әйдә, быел төрекчә дә җырла”, дигәч, искә килеп төште, теге “таракан” түгел, “таркан” икән. Хәзер белмим, кайсы төбәктә булды ул хәл, шуңа күрә, бөтен концертларыбызда да бу җырны башкарабыз”, дип сөйләде Филүс Каһиров.

Җырчы концертның бер өлешен Илһам Шакиров истәлегенә багышлады. Үзе исән чагында, аның белән бергә башкарган “Сандугач” җырының видеосын күрсәтте һәм микорофонсыз әлеге җырны башкарды. Шулай ук Хәния Фәрхинең якты истәлегенә дә җыр атады.

“Менә шундый легендар шәхесләребез – Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева безнең арадан китеп баргач, күңелдә  тынгысызлык урнашты. Моңа кадәр болай да татар җыры сәнгате өчен бочылып торган чак иде. Алар булганда күңелдә өмет чаткылары бар иде. Хәзер тынгысызлык биләп ала. Ләкин без, яшь җырчылар, шушы даһи җырчыларның традицияләрен дәвам итергә тиешбез. Аларның халыкка җиткергән җыр-моңнары киләсе буынга тапшырырга тиешбез”, дип ассызыклады Филүс Каһиров.

Тамаша кылырга килгән халык җырчыга “Афәрин”, әйтеп, аягурә басып саубуллашты.

———————————————————————————————————————————————————————————— Тапшыруны Tatar Today иҗат төркеме әзерләде. Фото-видео – Рөстәм Исхакый, текст Гүзәл Гыйбадуллина.

Tatar Today порталы җырчыларның концертларыннан фото-видео репортажлар, махсус видеотапшырулар ясый, яңалыклар яза.

Кем үзләрен күрергә тели, шалтыратыгыз, элемтәгә керегез!

тел: 240-24-99 

СЕЗ БЕЗГӘ ЯРДӘМ ИТӘ АЛАСЫЗ – https://money.yandex.ru/to/410017377157443

WhatsApp: +7966-240-24-99 (Сбербанк Онлайн)

Бәйле