Һәркайсыбызга үз гомерендә сырхауханә сукмагын шактый таптарга туры килә. Бүген йөгереп, эш дип җан-фәрманга җан атып, ашкынып йөргән кешенең иртәгә аяктан егылуы гадәти күренешкә әйләнеп бара. Сәясәт кенә болганып калмады, тирә-як мохит тә пычранды. Кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре дә көннән-көн катлаулана, кискенләшә барган чорда кеше ничек авырмасын, чирләмәсен?
Соңгы елларда бигрәк тә гарипләнүчеләр, ягъни, эшкә яраксызлар саны ишәя. СССР таркалып, үзгәртеп корулар башланганчыга кадәр, инвалидлык алу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә иде. Соңгы елларда исә бу юнәлештәге үзгәрешләр искитмәле, инвалидлыкка чыгучылар күзгә күренеп үрчи. Хәзер кеше өченче группага гына канәгать түгел, аңа булгач-булгач икенче группаны бир! Һәм күпләр теләкләренә ирешә дә
Минем инвалидлыкны барысы да алдап-йолдап ала дип әйтүем түгел, чыннан да каты чирләп группага чыгучылар да бик күбәйде хәзер. Моның сәбәпләре күптөрле. Бәлки, кешелекнең генофонды моннан дистә еллар ук бозыла башлап, гарип-горабалар күбрәк туа башлагандыр? Аннары игенчелектә, терлекчелектә ашламаларны, агу-химикатларны күпләп куллану да, экологиянең пычрануы да, организмда җитди үзгәрешләр китереп чыгара. Медицина хезмәте күрсәтүнең акчага гына корыла баруы да халыкның сәламәтлеге яхшы ук какшауга йогынты ясамый калмыйдыр. Узган елда республикабызда 16 меңнән артык кешегә инвалидлык бирелгән. Араларында төрле чирләрдән газапланучылар бар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, аеруча киң таралганы – кан әйләнеше системасы авырулары, андыйлар барлык инвалидлар сафының 45 проценттан артыгын тәшкил итә икән. Икенче урында – яман шеш белән авыручылар. Күз авырулылар да хәйран арткан, алар инвалидларның 7,3 процентын тәшкил итә.
Группага чыгу бик җиңел дип әйтмәс идем. Кеше дүрт ай дәваланганнан соң да эшкә ярый алмаса, аңа медик-социаль экспертиза бюросына юллама бирәләр. Анда утырган табиблар кешенең эшкә ни дәрәҗәдә сәләтсезлеген билгелиләр. Белгәнебезчә, инвалидлар өч төркемгә бүленә: беренче, икенче, өченче төркем. Әлеге төркемнәр үзләре өч дәрәҗәгә бүленеп, эшкә яраксызлык шулар нигезендә билгеләнә. Белгечләр бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләренә каршы барып эшләнә дип исәпли, ә Татарстанның медик-социаль экспертизасы баш бюросы белгечләре аны дөрес дип саный икән. Федераль дәрәҗәдә карар кабул ителмичә, эшләп килүче инструкцияне бозарга төбәкләрнең хокуклары юк. Инвалидлык алуның юллары борылмалы-борылмалы. Башта үзең яши торган район больницасында дәваланасың, барлык белгечләргә күренәсең, төрле-төрле аппаратларда тикшеренәсең. Йөри алмый торган кеше өчен бу бер бәла инде. Бер кабинетка керер өчен дә сәгатьләр буе чират торып, ишек төбендә тилмереп утырасың. Хәле болай да авыр кешегә авырлык тудыруның бер төре бит инде бу. Табибларның барысын да үтеп бетергәч, йөри аласыңмы-юкмы, барыбер Казанга – медик-социаль экспертиза бюросына барырга тиеш буласың. Аяксыз, яки йөри алмаган гарип-горабага монда тагын бер кат “сират күпере” үтәргә туры килә. Тагын чират, тагын көтеп утырулар… Ниһаять, син көткән сәгать суга, табиблар чакырып ала. Монда сине энә күзеннән үткәрергә керешәләр, бөтенләй чишенергә кушалар. Гарип өчен бу шулай ук кеше ярдәменнән башка эшләнә торган эш түгел. Инвалидлык аласың, ташламалардан файдаланасың, пенсияңне арттырасың килсә, барысына да түзәсең инде, беркая бара алмыйсың, бүтән юлы юк бит.
Инвалидлык бирелә, әмма ул бер елга гына, димәк, сине киләсе елга да шундый ук газаплар көтә дигән сүз. Бу – аягы яки кулы киселгәннәргә дә шулай эшләнә бит. Монысы инде гуманлык, кешелек кануннарына һич туры килә торган нәрсә түгел. Инде беркайчан да элекке халәтенә кайта алмаячак кешене (параличның авыр формасы, кул-аяк юклыгы, авыр операцияләрдән соң нык гарип калучылар һ.б.) кабат-кабат эксперт табиблар кулы аша уздыру, гарип кешене генә түгел, табибларны да газаплау, сынау аша үткәреп, күпме кыйммәтле вакытларын бушка сарыф итү бит. Мондый гарипләргә инвалидлыкны гомерлеккә бирү иң яхшысы булыр иде. Күпме ишек төпләре бушап калыр, юкка газап чигүче гарипләр җиңел сулап куяр иде.
Саный китсәң, бу өлкәдә чишелмәгән мәсьәләләр күп. Соңгы вакытта әлеге мәсьәлә хөкүмәт башлыкларын да уйланырга мәҗбүр итте. Хөкүмәт тарафыннан инвалидларның артуын өйрәнү буенча чаралар билгеләнгән. Моны медицинаның көчсезлегеннәнме, әллә экология начарлану нәтиҗәсендәме икәнлеген ачыкларга кирәк булачак.
Тикшеренүләрдән соң берәр карар да кабул ителер. Чын авыручыларга инвалидлык алу шартлары җиңеләер, алар бормалы-бормалы юллардан йөрүдән туктар дип өметләник.
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.
Фото: Пиксабай