Алмаз Мирзаянов: «Мәдәният йорты җитәкчесе: «Тямайлар, Ришатлар янында вак-төяк син», диде»

-- Гузель

//Tatar today//

Шушы көннәрдә җырчы Алмаз Мирзаянов Инстаграмында гастроль сезонына планнары белән уртаклашкан. Бу сезонда өстәмә концертлар алаганын, Башкортстан һәм Татарстан районнарын, Бавлыдан кала, көзгә планлаштыруын язган. Ни өчен Бавлыны кертмәвен дә аңлаткан, чөнки мәдәният йорты җитәкчесе күңеленә ярамастай сүз әйткән. 

«Беренче елны ук районнарда концерт кую бик рискованно дигәннәр иде. Куйдым, чөнки сезне тойдым, рәхмәт! Өстәмә көн кую, ярый торган әйбер түгел икәнен аңлап тагын көннәр алдым! Ни булыр, белмим.  Апрель графигында үзгәрешләр бар, кичкә кертермен. Башкортостан һәм калган районнар — көзгә. Бавлыдан кала.

Мәдәният йорты директоры Ләйлә Мәхмүт кызы «Тямайлар, Ришатлар янында вак-төяк син, диде» Дөресен әйтим, күңелемә ярамады, но дәшми калдым, саубуллаштым. Иртәгә тагын бер бетчә чыга инде. Бавлыга эреләнгәч кенә барырмын, пожалуй. Или эрегә-вакка аеручылар алышынгач», дип язган Алмаз Мирзаянов.

Бәйле