Раяз Фасыйхов Элвин Грейга карата фикерен әйтә

-- Лэйсирэ

– Танылган медиа группада килешү нигезендә эшли башлаганчы бер пот тоз ашарга туры килдеме сиңа Казанда?

– Бер пот ук ашамасам да, башта шактый йөздем инде. Фольклор ансамблендә эшләп, шактый илләр гизеп йөрергә туры килде, ресторан-мәҗлесләрдә дә чыгыш ясый идем. Нәкъ авыл малайларынча инде – эштән куркып тормадык анысы.

– Аннан, тәҗрибәле кулларга эләгеп, җиде еллык килешү, танылу, очышлар…

– Әйе, килешү нигезендә бер срок эшләдем. Танылу, очышлар, дип… Бүгенге күзлегемнән чыгып әйтә алам – гаеп-хаталар шактый булган. Минем акылым җитмәгәнме, тәҗрибә дигәннәре аксаганмы – әмма миңа җиде ел буе ябык боҗра эчендә йөзәсе калмаган. Ике-өч елдан, команда туплап, үз сольникларым белән чыгып китәсем калган. Ниндидер прагматик продюсер кулына килеп эләккән булсам шул вакытта, бүген бөтенләй башкача булыр иде…

Нинди мәгънәдә инде ул башкача?

– Мин үзе генә дә ышанычлы йөзә алучы «акулалар» арасыннан төшеп калдым. Ә аның өчен башта эшләп күрсәтергә, аннан үзеңнең эшли алуыңны исбатлау белән аерым үз юлыңны башларга кирәк. Ә минем ул вакытта аны үземә генә аңларлыкмыни? Юк бит ул бездә продюсерлар үзәге дә, яшьләр белән эшләрлек проектлар да – мин солянкаларда йөреп, үземнең иң актуаль, иң пик вакытымны кулдан ычкындырдым.

– Монда эш продюсер булмауда гынамы, әллә Раязның тырышып җиткермәвендәме?

– Анысы да бардыр. Миңа ул яктан зур үрнәк – Гүзәл Уразова. Ул шул популяр булган вакытында җигелеп эшләп, үз урынын, тамашачысын, дәрәҗәсен булдырып калды. Әмма, ул бизнес проектларга бөтен кешенең дә теше үтми – җырчыларны күреп алып, үз канаты астына алып, үстерә белерлек продюсерлар кирәк. Менә Элвин Грейны гына алыйк. Аңа карап, әлифне таяк дип тә белмәгән – татар теленең «ә»се белән дә таныш булмаган татар балалары тел өйрәнә. Әйе, кемдер аны тавышсыз дияр, элеккеге җырларны кабатлап җырлый дияр – булсын, шулай булган яллыкта да ул хәзер номер бер. Аның кебек зал җыя алган, бөтен кешене авызына гына каратып тоткан кеше юк. Әмма, кабатлап әйтәм, коры талант, харизма белән генә ерак китеп булмый – Радикның да проекты эшлекле продюсерлык үзәгенең эше. Һәм бик уңышлы проект.

Автор — Гөлнара Җәлилова

«Сәхнә«, 2019 (№3)

Бәйле