“Болгар” радиосында эшләүче Индира юләр адымы өчен үкенми

-- Лэйсирэ

“Болгар” радиосында “Иртәнге чәй” тапшыруын алып баручы Индира холкы буенча авантюрист. Тормышында юләрлекләр һәрчак булып тора икән. Ләкин беркайчан да, бернинди юләр адымы өчен дә үкенгәне булмаган. Индира – мулла кушкан исеме. Паспорт буенча – Ирина Кибякова. Керәшен кызы.

– Индира, “Болгар” радиосына кадәр сине “Татар радиосы” эфирларында ишетә идем. Кастинглар узып йөрдең­ме? “Иртәнге чәй” тапшыруына ничек килеп эләктең?

– Ул вакытта мин әле югары уку йортын тәмамлап, яңа тормышка аяк кына басып килә идем. “Кая барырга? Кем булып эшләргә?” дигән сораулар баштан чыкмады. “Болгар” радиосына килеп эләгүем кызык булды. Ул вакытта кастинг игълан ителгән булган икән. Ә мин моның турында ишетмәдем дә, белмәдем дә. Тоттым да, баш мөхәрриргә шалтыраттым. “Килеп кара”, – диде. Шуннан китте инде.

– Алып баручы булып эшләү күптәнге хыялың идеме?

– Әйе. Ләкин актерлык курсында укыган чакта бу теләк югалды. Ә 4 курста миңа театраль премия тапшыру чарасын алып баруны йөкләделәр. Әлбәттә, үзем генә түгел. Алсу Каюмова һәм Рамил Вәҗиев белән. Ә инде алар – профессионаллар. Ничек миңа ышанганнардыр, белмим. Менә шуннан тагын теге теләк уянды…

– Рөстәм Гайзуллин, Илфак Хафизовар белән эшләп китү ничек булды?

– Җиңел эшләп киттек. Алар – минем кешеләр. Юмор хисләребез дә охшаш. Миңа алар белән рәхәт.

– Иртән тору авыр түгелме?

– Мин – ябалак. Иртә торырга яратмыйм. Ләкин кирәк булгач, нишлисең. Кастингта: Иртә тора аласыңмы?” – дип сораганнар иде, “әйе” дип җавап бирдем. Хәзер иртә торырга өйрәндем инде. Кеше бар нәрсәгә дә күнегә. Эшемне яраткач, иртә уянулары да рәхәт.

– “Инстаграм”да күзәтәм. Син һәрвакыт позитив рухта, көләсең, елмаясың, биисең. Гел шундыймы син?

– Тормышта ни генә булса да, позитив рухта калырга өйрәндем. Андыйлар белән рәхәт, үзем дә шундыйларны яратам. Елак, зарланып йөрүчеләрдән читтәрәк йөрим.

* * *
Әңгәмәне «Акчарлак» газетасының 10 нчы саныннан укый аласыз.

Бәйле