Вәсилә Фаттахованың улы: “Балалар бакчасында әниләр бәйрәме. Минем әни юк…»

-- Лэйсирэ

Инстаграмда tatar_estrada аккаунты Вәсилә Фаттахованың ире Илгиз белән интервьюдан үзәкләрне телә торган өзек китергән: 

— Кәрим әнисен еш хәтеренә төшерәме?

— Юк, хәзер элеккечә түгел инде. Барын да аңлый. Әлбәттә, аңа кыен һәм ямансу, әни иркәсе, ни кочагы җитми… Мин моны күрәм һәм яхшы аңлыйм. Әмма ул аны көтми, бүтән кайтмыйчагын белә. Беркөнне караңгыда урамга чыктык та, улым: “Әти, ул йолдыз – әни һәм ул безгә карап тора”, — ди.

Хәзер ул миңа гына ышана һәм миннән генә өмет итә. Мин эштә булганда “ватсап” аша аралашабыз. Әлегә хәреф белми, шуңа да аудиоязмалар, фотолар җибәрешәбез. Нинди тәм-том яки уенчык кирәк икәнен әйтә, мин, әлбәттә, аны кире какмыйм. Әле беркөнне Дүртөйледә идем. Улым миңа аудиохәбәр җибәргән: “Әти, балалар бакчасында ике көн – утренник, әниләр бәйрәме. Минем әни юк, мин барып тормыйм. Аннары, нәнәй белән Кәмиләгә бүләкләр аласы килә”, — дип җибәргән. Күзләр, үзем дә сизмәстән, мөлдерәмә яшькә тулды.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Вәсилә Фаттахованың ире Илгиз белән интервьюдан өзек ? ⠀ — Кәрим әнисен еш хәтеренә төшерәме? — Юк, хәзер элеккечә түгел инде. Барын да аңлый. Әлбәттә, аңа кыен һәм ямансу, әни иркәсе, ни кочагы җитми… Мин моны күрәм һәм яхшы аңлыйм. Әмма ул аны көтми, бүтән кайтмыйчагын белә. Беркөнне караңгыда урамга чыктык та, улым: “Әти, ул йолдыз – әни һәм ул безгә карап тора”, — ди. Хәзер ул миңа гына ышана һәм миннән генә өмет итә. Мин эштә булганда “ватсап” аша аралашабыз. Әлегә хәреф белми, шуңа да аудиоязмалар, фотолар җибәрешәбез. Нинди тәм-том яки уенчык кирәк икәнен әйтә, мин, әлбәттә, аны кире какмыйм. Әле беркөнне Дүртөйледә идем. Улым миңа аудиохәбәр җибәргән: “Әти, балалар бакчасында ике көн – утренник, әниләр бәйрәме. Минем әни юк, мин барып тормыйм. Аннары, нәнәй белән Кәмиләгә бүләкләр аласы килә”, — дип җибәргән. Күзләр, үзем дә сизмәстән, мөлдерәмә яшькә тулды. #шәһриказан #вәсиләфаттахова #татарэстрада

Публикация от Татар Эстрада (@tatar_estrada)

«

Бәйле