– Нияз! – үз исемен ишеткән егет ирексездән тавыш килгән якка борылды. Аңа таба таныш булмаган егет йөгерә иде.
– Син Нияз бит, әйеме? – диде ул Ниязны кочагына алып. Ниһаять, мин сине таптым!.. Мин – Ильяс, – диде егет. Аның карашында шатлыклы очкыннар биеште. – Синең бертуган абыең. Эх, Нияз, белсәң иде минем сине күпме эзләгәнне!
– Сез ни сөйлисез?! – диде тегесе аптырап. – Минем бернинди абыем да юк… Апам гына…
– Әйдә, энекәш, берәр кафега кереп утырыйк. Мин сиңа барысын да сөйләрмен.
Нияз үзе дә сизмичә аның артыннан атлады.
– Минем язмыш синекеннән күпкә катлаулырак булды, энекәш, – дип башлады сүзен Ильяс. – Мин балалар йортында үстем. Тик көннәрдән бер көнне уйлана башладым. Ничек инде җир йөзендәге барлык кешеләрнең дә әнисе бар, ә минеке юк? Үскән саен әлеге сорау күңелемне ешрак телгәләде. …Синең яныңа зарланырга килгән дип уйлама. Хәзер инде үз бизнесым, гаиләм, ике улым бар. Тик барыбер әниемнең кем булуын белү теләге тамчы да кимемәде. Син мине аңлыйсыңмы?.. Аңламыйсыңдыр шул. Синең әти-әниең бар, Нияз. Сине тапмасалар да, алар сине үзләренең улларыдай тәрбияләп үстергән. Ә мин…
– Туктагыз әле… Ильяс… Бәлки сез мине кем беләндер бутыйсыздыр?
– Гафу ит, энекәш… Син курыкма, миңа синнән берни кирәк түгел. Мин әнине озак эзләдем. Кайда яшәвен ачыкладым мин аның. Тик… ничә ел омтылган максатыма инде ирештем дигәч… куркып калдым. Синең хакта да узган ел белдем. Берничә тапкыр өегез янына килдем. Тик сиңа барысын да сөйләргә кыймадым. Ә хәзер… белмим… Мин сиңа тормышыңны үзгәртергә кушмыйм. Барысы да элеккечә калачак. Тик… Әйдә, әни янына бергәләп барыйк, ә?
– Ильяс, бәлки чыннан да сезнең Нияз исемле энегез бардыр. Тик ул мин түгел! – егет, кисәк кенә урыныннан торып, ишеккә таба атлады. Ильяс аны туктатмады. Моның шулай булачагын алдан ук сизенгәндәй, уйчан караш белән аны озатып калды.
* * *
Кафеда булган хәлләрне сөйләү өйдәге тынычлыкны бозды. Әнисе шунда ук елап җибәрде:
– Мин моның шулай булачагын белдем… – диде ул үксеп.
Әтисе исә сүзсез генә балконга тәмәке көйрәтергә чыгып китте.
– Әнием, мин бит сиңа бер начар сүз дә әйтмәдем. Ни генә булуга да карамастан, мин сине барыбер элеккечә яратачакмын. Мин бары тик дөресен белергә телим.
Әнисе берара тын торды.
– Алайса тыңла, – диде ул аннары. – Мин моны күптән сөйләгән булыр идем. Синең күңелеңне яраларга гына теләмәдем. Син безгә алай ук чит кеше түгел, улым. Мин – синең әтиеңнең бертуган апасы. Әниең… Ни өчендер әтиеңне бик яратып бетермәде ул. Әллә нигә бер салып кайтканда да тавыш чыгара торган иде. Шундый көннәрнең берсендә ул әтиеңнең башына җитте… Син ул вакытта бишектәге сабый гына идең әле. Әниеңне утырткач, без сине тәрбиягә үз гаиләбезгә алдык. Башкача бу турыда искә төшермәскә тырыштык.
– Ә абый?
– Ул вакытта без кечкенә генә фатирда яши идек. Апаң да кечкенә иде әле. Акча юк вакыт. Өч баланы тәрбияләрлек мөмкинлек юк иде, улым… Ә әниегез төрмәдән чыкканнан соң сезнең барлыкны исенә дә төшермәде…
* * *
Күңел тынычлыгын җуйды Нияз. Ни өчен нәкъ алар белән булган бу хәл? Ни өчен әниләре әтиләренең язмышына кул салган? Бу сораулар һич кенә дә тынгы бирмәде аңа. Абыйсына карата артык кискен булуына үкенде ул.
Ильяс исә бер генә тамчы да үпкәләмәде энекәшенә. Бу очрашуның җиңел булмаячагын ул алдан ук белгән иде. Шуңа берничә көн узгач Ниязны яңадан эзләп тапты.
…Һәм менә алар юлда. Әниләре шәһәрдән шактый еракта урнашкан бер авылда яши икән. Түбәсе җимерек, бер якка кыйшайган кечкенә генә иске йорт каршында туктадылар. Кыюсызланып күпме басып торган булырлар иде, шулчак ишек ачылып китте һәм аннан ак чәчле чандыр хатын-кыз килеп чыкты. Ул нидер әйтергә теләп авызын ачты һәм… кычкырып елап җибәрде.
– Нияз… Ильяс… Сез ничек үскәнсез, үзгәргәнсез… И улкайларым…. Сез мине беркайчан да кичерә алмассыз инде. Сезнең каршыгызда гөнаһым зур минем…
– Без… – Ильяс сүзләр таба алмыйча тукталып калды. – Без сезне гаепләргә килмәдек. Бары тик дөреслекне белергә телибез.
– Ничек башларга да белмим… Әйе, ничек дип аклансам да гөнаһым кичерерлек түгел шул минем… Әтиегезне яратып кияүгә чыктым. Башта матур гына яшәдек. Әйбәт кеше иде, мәрхүм. Тик бер начар гадәте бар иде. Эчсә, җен алыштыргандай була иде үзен…
Әтиегез кызмача кайтып кергәндә мин Ниязны юындыра идем. Ул вакытта аңа ике генә ай иде әле. Урамда суык. Кибенеп тә бетмәгән күкрәк баласын күтәреп урамга чыгу мөмкин түгел. Аны юрганга төреп караватка салган арада Ильясның өзгәләнеп кычкырган тавышы яңгырады. Мин тизрәк аш бүлмәсенә – сезнең янга йөгердем. Ә анда… Ильяс ялгыш әтисенең рюмкасын төшереп ваткан һәм куркуыннан почмакка чүмәшеп ике кулы белән башын каплаган иде. Әтиең сиңа суккан, күрәмсең. Синең елаган тавышың әтиегезне тагын да ныграк чыгырыннан чыгарды. Ул, яртылаш эчелгән шешәсен күтәреп, сиңа кизәнде. Калганын мин анык кына хәтерләмим. Кай арада кулыннан тартып алганмын да, әтиегезгә сукканмын. Ни эшләгәнемне абайлаганда соң иде инде. Шешә белән башына сугудан уңайсыз идәнгә егылган әтиегез сулыш алмый иде… Әйе, балалар, мин сезнең әтиегезне үтердем. Үзем теләп эшләмәсәм дә, кеше җанын кыйдым.
Алга таба тормышым иң күңелсез кинодагыдай булды. Мине сезнең янга якын җибәрмәделәр. Ниязны әтиегезнең апасы үзенә алды. Тик бер шарт куйды. “Төрмәдән чыкканнан соң да улыңны күрмәячәксең, бөтенләйгә баш тартсаң гына үзебезгә алабыз”, – диделәр. Син бик бәләкәй идең, Нияз. Ә мине озак еллар төрмә көтә иде. Мин ризалаштым. Синең балалар йортында үсүеңне теләмәдем. Башка беркайчан да күрә алмавымны белеп торсам да, гаиләдә син бәхетле булырсың дип уйладым. Хәер, уйларга вакытым да, аңым да юк иде ул вакытта. Барысы да мизгел эчендә хәл ителде. Ә Ильяс…. Син аларга бу хәлнең ничек булуын үзең сөйләдең, мине якларга теләдең. Әмма әтиегезнең гаиләсе мине генә түгел, сине дә үтерүчегә санады. Күпме генә ялварсам да, сине үзләренә алудан баш тарттылар…
Төрмәдән мин сиңа хатлар яздым. Син бик бәләкәй идең әле, хат укырлык яшьтә түгел идең. Балалар йортындагы бер мәрхәмәтле тәрбияче миңа синең тормышыңны сөйләп җаваплар юллады. Шул хатлар миңа яшәргә көч бирде. Әйе, мин яшәдем. Чөнки төрмәдән чыккач сине эзләп табачагыма, балалар йортыннан алачагыма өметләнә идем. Тик бервакыт элемтәләр өзелде. Ике айдан артык көтеп тә җавап килмәгәч, мин телефон номерын табып, төрмә җитәкчесенә ялварып балалар йортына шалтыраттым. Ә анда миңа: “Сез сөйләгән тәрбияче башкача бездә эшләми, улыгыз авырып үлде”, – диделәр. Бу сүзләрне ишеткәннән соң күз алларым караңгыланды. Алга таба инде мин яшәмәдем, җан гына асрадым.
Төрмәдән чыгуга Ниязны эзләп таптым мин. Сине тәрбияләп үстергән әниең белән сөйләштем. Тик ул минем сиңа якын килүемә каршы иде. Синең фотоларыңны күрсәтте, уңышларың турында сөйләде. “Улыңның тормышын җимерергә теләмәсәң, безнең тормыштан югал”, – диде.
Мин – төрмәдә утырып чыккан хатын. Яшәргә урыным, эшләргә эшем юк. Төрмәдән чыккан кешене беркайда да колач җәеп каршы алмыйлар. Ни бирә ала идем соң мин сиңа? Синең минем белән юклыкта интегеп яшәвеңне, ул чактагы матур тормышыңның җимерелүен теләмәдем. Минем моңа хакым юк иде…
Ә Ильяс… Бүгенге көнгә чаклы синең исән булуың хакында белмәдем мин. Әйе, юләр булганмын. Яңадан эзләп карамадым, балалар йортының юлын таптамадым. Әгәр белгән булсам… Ышандым шул. Шул бер сүзгә ышанып, бөтен тормышымны сызып ташладым…. Кичерегез мине, балакайларым, – ана, күз яшьләренә буылып, уллары каршына тезләнде.
– Тор, әни, – дип кочаклап алды аны Ильяс. – Синең бер гаебең дә юк. Язмышыбыз шундый булгандыр… Син болай да күпне кичергәнсең. Хәзер барысы да башкача булачак, әнием. Синең ике улың гына түгел, киленең һәм ике оныгың да бар. Әйдә, тиз генә киемнәреңне җый. Башкача ялгыз яшәмәссең. Нияз безгә кунакка килеп йөрер. Шулаймы, энекәш?
Нияз уйчан гына баш какты.
Соңгы чирек гасыр гомерендә тамчы да бәхет күрмәгән, бары тик үлем көтеп яшәгән ана, бу хәлләрнең чынбарлыкта булуына ышанып бетә алмыйча, гомерендә беренче тапкыр шатлыктан елый иде…
Лилия Закирова, Акчарлак
Фото: Пиксабай