Яшьтән кияүгә чыктым да, бер тиен хөрмәт күрмичә, гомеремне тиккә уздырдым

-- Гузель

Ялгызлыкларына чыдый алмыйча ир эзләүче хатыннарга мин бик нык гаҗәпләнәм. Кемдер – туган-тумачалары аркылы, башка берәүләр – таныш-белешләре аша, икенче берәүләр исә газета битләрендә үзенә пар эзли. Ничек кенә булмасын, мин ул хатыннарны һич кенә дә аңлый алмыйм. Ярый инде, бер дә кияүгә чыгып карамаган, баласы булмаганнарны ничек тә аклыйм әле. Күрмәгәннең күрәсе килә бит ул. Әмма арада катлы-катлы йөрүчеләр күп бит. Кайсының ире үлеп киткән, кайсылары аерылышканнан соң кабат кияүгә чыгу теләге белән яши башлый. Менә шундыйларны мин һич аңламыйм. Ник кирәк ул?

Мин 20 яшьтә кияүгә чыккан идем. Элек артыгын йөреп тормый идек шул. Бер озаттымы – бетте, бар да ярәштереп куя. Безнең тәрбия башка бит, артыгын сөйләшкән дә булмады инде булачак ирем белән, калганнары турында сөйләп тә торасы юк. Хәзер бит әнә ничек, кызлар егетләрне ничек кенә итеп сынамый. Шул сынауны егет үтә алса – өйләнә, юк икән – кыз араны өзә дә, бетте-китте. Өйләнешер алдыннан күпмедер вакыт бергә яшәп алучылар да бар.

Дин буенча карый башласаң, дөрес түгел инде, тик шулай да мин аны начар әйбер димәс идем. Без ул кадәр дини халык та түгел, илебез дә дини кануннар белән яшәми. Зур бәйрәмнәр уздыру – анысы башка әйбер бит аның. Шулай булгач, яшьләргә ник яшәп карамаска? Холыклары туры килсә – өйләнешәләр, юк икән – таралышалар. Аның каравы, ике ут арасында калучы балалар, ата-аналары булмый. Бәлки мин хаклы да түгелдер, әмма шулай уйлыйм. Чөнки тормышка бер генә чыгасың аны. Минем кебек үкенерлек булмасын өчен ныклап уйларга кирәк. Ни дисәң дә, яшьләр безгә караганда күпкә акыллырак. Алар үзләрен хөрмәт итә. Без түгел инде.

Бер чыккач, кирегә юл юк дип, изелеп яшәгән буын бит без. Рәттән бөтен хатын шулай изаланып яшәгән димим, әмма ирдән китү юк иде бит. Эчсә – эчте, йөрсә – йөрде, кыйнаса – кыйнады, без түзәргә тиеш идек. Без түзгәнгә күрә шулай аздылар да алар. Аларның шулай бозылып бетүендә бездә дә гаеп зур, юл куймаска кирәк иде. Кыйнаса да зарланмадык бит. Йөз күгәрсә, “егылдым” , “ишеккә бәрелдем” дип әйтеш иде. Мин эшләгән цехта ярты хатын шулай яшәде. Әмма бик сирәкләр генә өендәгесен читкә чыгып сөйли иде. Һаман яклыйбыз, сүз килмәсен, дибез. Эчми торган, төз генә атлап йөргән кайсы хатын кара янып чыгарлык, шулай тик томалдан ишеккә килеп бәрелсен ди инде? Андый эз калсын өчен бар көчеңә йөгереп барып бәрелергә кирәк бит әле ул.

Ир бер кул күтәрдеме, сәгате-минуты белән гариза язарга кирәк. Күпмегә булса да утырталармы, куркыталармы – барыбер нидер эшләтергә тиешләр бит. Нәтиҗәсе юк икән, әлбәттә, качарга кирәк! “Балалар” дип торасы түгел, “бәлки үзгәрер әле” дип тә көтәргә кирәкми. Җырдагыча: булмый инде, булмагач. Шәхсән мин булмаслыгын бик соң аңладым.

Яшьтән кияүгә чыктым да, бер тиен хөрмәт күрмичә гомеремне тиккә уздырдым. Алай түзеп яшәү балаларның үзләренә дә кирәк түгел бит ул! Хәзер уйлыйм да, аптыраплар китәм. Туганнар арасыннан ник берсе шунда: “Кит син моннан!” – дип әйтсен. Авыр яшәгәнемне белеп тордылар бит. Алар да уйлый белмәгәндер инде, күрәсең. Бүтәнчә дә яшәп булганын мин лаеклы ялга чыгарга ике елым калып барганда гына аңладым.

Җир бүлешеп, йорт саттырып та йөрмәдем. Авыл җирлегендә барып чыга торган әйбер түгел ул. Икенче урамда буш урын бар иде, шуннан 4 сутый сатып алдым, ике улыма, үземнең исемгә кредит алып, кечерәк кенә йорт салдырдым да, бер җәй дигәндә шунда чыгып та киттем. Элеккеге ирем баштарак бик дулап йөрде инде, ышанмады киткәнемә. Бикле капкаларымны кагып торса, ике дә уйламыйча милиция чакыра идем. Ул бит миңа хәзер беркем түгел, аерылышкан кешеләр. Бер-ике тапкыр рәшәткә артында кунып кайткач, ул да тынды. Тегендә яхшылап аңлатканнар булса кирәк.

Мин хәзер пенсиядә. Тормышымның рәхәтлегенә, шушы кадәр тынычлыкка ышанып бетә алмыйм. Малайларым шәһәрдә, алар кайткалап-киткәләп йөриләр. Күршеләрем бик әйбәт, бергә эшләгән хатыннар белән дә аралашып торабыз. Өйдә күп вакыт берүзем булсам да, миңа күңелсез түгел. Кайберәүләр: “Утырып чәй эчәргә булса да иптәш кирәк бит ул”, – диләр. Белмим, миңа гына шулай тоеладырмы, әмма ялгыз чәем дә бик тәмле минем. Өемдә бар да үземчә: гөлләр белән мәш киләм, тынычлап телевизорымны карыйм, аяк асты бик тайгак булмаса, урам әйләнеп керәм. Бик рәхәт!

Тик бу арада кан басымы белән интегәм әле. Кайчак 200 гә кадәр менеп китә. Андый көннәрдә даруымны кабам да, ятам гына. Көне буе тормыйм. Янда ир булса, шулай ята аламмы мин? Юк бит! Монысыннан китеп, башкага чыксам да, минем аңа кирәгем булмаячак. Гомер яшәгән ир хатынын кайгыртмаганны, башка берәү мине тәрбияли диме инде? Булмаганны… Ач тамагым, тыныч колагым дип, борынгылар белми әйтмәгән. Ялгызлыктан да рәхәт нәрсә юктыр ул.

Язмыш кочагы
Фото: Redler.ru

Бәйле