Татар эстрадасында яңа төркем: «Безнең музыкага үзебезнең караш» [видео]

-- Гузель

//Tatar today//

Күптән түгел татар эстрадасында яңа төркем – «КАРАШ» барлыкка килде. «КАРАШ” төркеме «ПРОДВИЖЕНИЕ» иҗат студиясе базасында оешкан. Егетләр төркемгә кастинг аша эләгә, 1,5 ай дәвамында хореография студиясендә шөгыльләнеп, имтиханнарны тапшырганнан соң, төркемнең ахыргы составы формалаша.

Төркем 4 егеттән тора.
Айназ Ахунов – әйдәп баручы вокалист, лидер.
Дамир Зиннәтуллин – вокалист.
Булат Нәбиуллин – рэпер, әйдәп баручы биюче.
Руслан Жакипов – вокалист.

Егетләр сентябрь аеннан башлап, көн саен студиядә вокал, хип-хоп, акробатика, актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, гомумфизик әзерлек кебек юнәлешләрдә шөгыльләнәләр. Шулай ук үз номерларын кую өстендә эшлиләр.
Төркемнең төп максаты: заманча сыйфатлы музыка аша балалар һәм яшьләр арасында татар телен популярлаштыру. Алар яшьләрнең татар телендәге җырларга карашын үзгәртергә, татар музыкасының заманча поп-музыка тенденцияләреннән калышмавын күрсәтергә тели. Шуңа төркеменең исеме дә – «КАРАШ» дип атала.

9 февральдә “КАРАШ” төркеме «Газаплама» дигән беренче җырын тамашачыларга тәкъдим итә. Әлеге чыгышны тамашачылар бик җылы каршы алган.

Бәйле