//Tatar today// Рөстәм Исхакый, Гүзәл Гибадуллина, Рамил Вәлиев//
Казанда татар эстрадасының популяр артисты Рифат Зариповның концертлары узды. Рифатның “койрыгын” тоту кыен булу сәбәпле, җырчы белән үзенең концертыннан соң Казан филармониясе сәхнәсендә үк әңгәмә корып, махсус интервью төшердек. Бу язмада Рифат белән очрашуның беренче өлешен тәкъдим итәбез.
– Рифат, беренче концертларыңны 2013 елда куя башладың. Ул вакыт белән хәзерге вакытны чагыштырсак, үзеңне көчлерәк хис итәсеңме?
– Мин үзгәрмәдем, шундый ук. Хыяллар, максатлар бар. Биш ел гына үткән бит әле. 70 яшьтә булсам, “әй, яшәлде шул, яшәлде” дияр идем. Аллага шөкер, куелган максатларга әкрен генә алга таба барабыз. Татарстанда без булмаган авыл калмагандыр. Хыялым иде, йөреп чыга алдык. 30 кеше килдеме, 18ме, 20ме, 100 кеше булдымы — барысына да шул әзерләгән 2,5-3 сәгатьлек концертны шул вакытта ук куя башлаган идек. Бүгенге көндә тамашачыларыбыз артканнан-арта бара. Концертларыбыз да, үзебез дә шомарабыз.
– Казанда ел да берничә көн рәттән концерт куясыңмы? Быел 4 көн бу синең өчен рекордмы?
– Без һәрвакытта Филармония залында куябыз. Беренче елны Казандагы концертка куркып кына алынган идек, бер ай эчендә билетлар сатылып бетте дә, өстәп тагын бер көн алдык. Анысы бик тулы булмаса да, 80% тамашачы килгән иде, анысын да куйдык. Икенче елны “уверенно” итеп ике көн алдык, алары тулды. Өченче елны өч көн алдык, зал шулай ук тулды. Быел куркып кына Филармониядә дүрт көн һәм Ленин исемендәге мәдәният сараен алган идек, анысы да тулды. Бик күп тамашачы “билетсыз калдык” дип интернетта яза. “Тагын бер көн куй инде, безгә билет җитмәде”, — диләр. Димәк, алга таба барабыз, шуңа куанам.
– Концертның темасы бармы, каян уйлап шундый исемнәр куясың?
– Артистларда “сезон” дигән әйбер бар бит. Шулай дип кушабыз. Без генә уйлап чыгарган әйбер түгел. Без инде “сезон” дип атамадык. Атасаң, атамасаң да ел саен программаны яңартасың. Без инде узган елны бишенче ел эшләгәч, “Супер шоу-5” дип атадык. Узган ел утлар алдык, экран куйдык, үзебез бизәдек, таптык, алдык. Кайсыдыр рус афишасында “Супер шоу” дигән язуны күргән идем. Карале, кызык өчен без дә шулай атыйк әле дидем. Бу елга да “Супер шоу-6” булып калды ул. Хәзер күбесе, “Киләсе елга “Супер шоу-7” буламы?” дип яза. Әйе, Алла теләсә. Концертка нинди исем кушасың, шул исем белән барырга тиеш бит инде ул.
Әгәр — “Күңел эретерлек сүзләр бар” дип кушасың икән, кеше аны көтеп утыра. “Кайда мәгънәсе? Нишләп болай кушты икән?” ди. Исеменә җисеме туры килеп торырга тиеш. Ә безнең “Супер шоу”, чыннан да, “Супер шоу” ул. Монда биибез дә, котырабыз да, җырлыйбыз да, мәгънә дә бар, тәрбияви урыннары, акырып көлә торган, кычкырып елый торган җирләре дә бар.
Сценариен үзебез төркем белән утырып язабыз. Әлбәттә, авторларыбыз булыша. Айдар абый Тимербаев белән бик яхшы эшлибез. Җырларны гына түгел, сөйли торган сүзләрне дә бергә табабыз. Фирзәр абый Мортазин, Альфред абый Якшимбетов, Салават абый Фәтхетдинов та киңәш итә, Раил абый Садриев — бөтен артистлар белән аралашабыз. Һәрберсеннән үземә кирәген эләктереп калып, шуны программага кертергә тырышам.
– Остазларың үзләре концертыңны килеп карыйлармы соң?
– Ел да концертлар март аена туры килә. Ул вакытта Салават абыйның Себер якларында гастрольләре була. Аннары ул кайта, без Себергә китәбез. Бер тапкыр да әле аның килеп караганы юк. Мин Салават абыйның шәкерте бит инде. Анда укып, эшләп киттем.
– “Салават аркасында үстең” дигән сүзләр күңелеңә тимиме?
– Ул сүзләр күңелгә тими. Ничек тисен? Дөресе шул бит! Яшермим, мин Салават абыйда эшләп, тәҗрибә тупладым. Күп әйберне аннан алдым. Сәхнәдә ничек сөйләшергә, ничек торырга, тамашачы белән аралашырга өйрәндем. Тамашачы гына түгел, сәхнә артында үзеңне ничек тотарга икәнлеге дә — Салават абый мәктәбе.
– Ничә кеше синең белән хезмәт итә?
– Без төркемдә 10 кеше. Казанда биючеләр өстәлеп, 12 булдык. Ике абыем белән дә гел бергә йөрибез. Гаиләләре белән Казанда яшиләр.
– Ник абыйларыңны видеолар, интернетта күрсәтмисең?
– Күрсәтәм. Сөйләгән бар бит инде. Бөтен җирдә сөйлим. Видеоларда юктыр алар. Әйтүен әйтәм инде. Илдус абыем синтезаторда уйный, ул — музыкант, оркестрда хезмәт иткән кеше. Менә аның белән дә видеолар куярбыз әле. Илгиз абый безнең төркемнең җитәкчесе дә ул, оештыручы да, оператор да. Ул тавыш көйләү аппараты артында да утыра, сәхнәне дә карап тора. Бергә эшлибез, бергә яшибез.
– Ничек шулай оеша алдыгыз? Күп туганнар берләшә алмый. Болай эшләү икъдисади, акчалата файдалымы?
– Бу бар яклап та файдалы. Күп сүзләр ишетелә инде. “Туган белән эшләп булмый, туганың белән фәлән…” диләр. Була! Үзеңә дә туганыңны туган итәргә кирәк. Иҗат юлын башлаганда, уртанчы абыем белән мине Казанга алып килделәр. Алар миңа этәргеч булды. “Син артист булырга тиеш, син монда керергә тиеш, укырга тиеш”, диделәр. Алар мине канатландырып, Салават абый белән таныштырып, укырга кертте. Салават абыйда эшли башлаганда, “Сиңа үзеңә концертлар белән шөгыльләнергә кирәк, үзеңә җырлар тупларга кирәк”, диделәр. Алар мине өйрәтеп торды, алар белән бергә бардык. Аннан мин Илсөя Бәдретдинова белән эшли идем. Уртанчы абыем эшен ташлап, Илсөя Бәдретдинова төркемендә оператор булды. Газель алып, 3 ел Татарстан буйлап йөрде. Мин Салават абыйда эшләдем. Ул вакытта үзебезгә чыгарга бергәләшеп планнар кора идек.
Уртанчы абый белән шулай бергә эшләп киттек тә, аннан бер елдан соң олы абый да үз эшен ташлап килде. Барыбыз да бергә шушы эшне эшлибез. Безнең “синеке, минеке, бу акча синеке, бу акча минеке, фатир синеке, машина минеке”, дигән әйбер юк. Бөтен әйбер уртак. Без башта ипотекага өч бүлмәле фатир алдык. Өч гаилә шунда яшәдек. Балалар, хатыннар өч килен тату яшәдек. Мактанып та әйтү түгел, киләчәгебез матур булсын. Бер тапкыр да бер-беребезгә “Эх!” диеп тә эндәшмәдек. Әйтәсе килгән сүзне йотасың да, рәхәт булып китә. “Ярый әйтмәдем” дисең. Әгәр мин бертуганым белән талашып-сугышып яшим икән, минем әти-әни нәрсә кичерә?
– Финанслар белән сездә кем шөгыльләнә? Оештыру, иҗат белән шөгыльләнүче аерым кешеләр бармы?
– Без ул кадәр зур артислар түгел, без гади. Мин менә костюмнар кидем дә, җырлыйм гына түгел. Мин үзем рульдә дә йөрим, кассирлар белән дә сөйләшәм, үзем чакыру да язам, үзем каршы алам. Гап-гади кеше мин. Абыйларга әйтәм икән, алар эшли, миңа әйтәләр икән, мин эшлим. “Син моны, мин моны эшләргә тиеш”, дигән әйбер юк. Әлбәттә, артист булгач, үзеңнең бәяңне белеп, әзердән-бәзергә генә йөрергә кирәктер. Бәлки киләчәктә шулай да булыр. Белмим. Әлеге вакытта исәнлегебез дә бар. Чабабыз, йөрибез, үзебез табабыз. Беркем дә бернәрсә дә китереп бирми. Көч-дәрт булганда, шатланып, куанып яшибез.
– Синең сәхнәң күпме тора?
– Бу сәхнәне арендага бизәп кую 150 мең тора. Без боларны башта арендага алган идек, аннан үзебезгә сатып алдык. Мәсәлән, экранда бөтен нәрсәне күрсәтеп була. Клипларны күрсәтәбез. Телевизорга гына әверелеп калмасын өчен бөтенесен күрсәтеп тә бетереп булмый. Монда безнең җырның сүзләре чыгып бара. Халыкка караоке шикелле. Рәхәтләнеп җырлап утыралар. Анысы да Салават абыйдан “эләгеп” калган әйберләрнең берсе.
– Ни өчен филармония? Уникс яки боз сарае, стадион түгел?
– Стадионны да алып була, безнең формат андый түгел. 10 меңлек зал җыймасак та, күпмедер дәрәҗәдә җыеп була. Безнең концерт тамашачы белән аралашып бара торган. Филармония залы нәрсәсе белән җайлы? Монда тамашачы — уч төбендә. Униксны да начар дип әйтмим. Киң, таралган, тамашачысы күп, бюджеты күбрәктер, акчага әйбәтрәктер. Әмма мин монда бөтен тамашачыны күреп, тоеп торам, балконда утырганнарны да сизәм. Миңа бу зал җайлы. Аралашырга, сөйләшергә, тоярга җайлы. Акчалата да “нормально”. Менә аренданы, экраннарны, төркемне сана, бу акча эшли торган вариант түгел. Бер концерттан уртача хезмәт хакын түләүгә 50 меңнәр тирәсе китә.
Беренче өлеш тәмам. Дәвамы тиздән, Tatar-today.ru булачак.
Фото һәм видео Tatar-today.ru порталыныкы