Ришат Фазлыйәхмәтов сәхнәдән нигә китә?

-- Гузель

//Tatar today//

Соңгы арада Ришат Фазлыйәхмәтов сәхнәдән китә икән, сүзләр таралды. Баксаң, бу хак сүзләр икән. Җырчы әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп, Инстаграм битендә үзе хәбәр җиткерде. 

«Хөрмәт иткән, яраткан тамашачым!

Сәхнәдән китәм, дигән сүзем, дөрес!

Минем белән бергә булганыгыз өчен, хөрмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм!

Рәхмәт сезгә!», дип язган Ришат Фазлыйәхмәтов.

«Алда куп концертлар калмады, рәхмәтемне белдерәм. Кемнәр минем белән булды, барыгызга да рәхмәт», дип белдергән җырчы.

Ришатның бу сүзләрен Инстаграмдагы дуслары игътибарсыз калдырмаган. Карарының сәбәбе белән кызыксынганнар һәм кире уйлавын үтенгәннәр.

https://www.instagram.com/p/BvIjySDFmyU/

2018 елның август аенда ук Ришат Фазлыйәхмәтов: «Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә итеп әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән – икенче елга тулысынча эстрададан китәргә ниятлим», дип әйткән була.

https://www.instagram.com/p/Bp877ulgtml/

Бәйле