«Үзе өйләнмәгән кеше никах укыганда нинди нәсыйхәт бирә алсын?!»

-- Лэйсирэ

Башкалабыздагы Ислам дине кабул ителүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсәгә барган идем. Шәкертләргә шаһәдәтнамә тапшыру мәрасименә туры килдем. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, биредә укып чыккан шәкертләргә алган белемен гамәлдә күрсәткәннән соң, ягъни тәгаенләнгән мәхәлләләренә кайтып, ике ел имам булып эшләгәч кенә диплом бирелә. Ул көнне диплом алырга килгән Рамил хәзрәт белән Инсаф хәзрәт ике генә түгел, өченче ел имамлык итә икән.

Шунысы гыйбрәтле: машинагыз, фатирыгыз бармы соң, дип кызыксынганнан соң, икесеннән дә, өйләндегезме әле, дип кызыксынды мәдрәсә ректоры һәм “Ал” мәчет имам-хатыйбы булган Иль­яс хәзрәт Җиһаншин. Егет­ләрнең әле берсе дә өйләнмәгән икән. Соңрак, тантана тәмамлан­гач, мәд­рәсә җи­тәкчесе өйләнү, гаилә кору зарурлыгы хакындагы фи­кер­ләре белән уртаклашты.

Шәкертләрегез икенче-өченче курста укыганда ук өй­ләнәм дисә?

– Башлы-күзле булу зарурлыгы турында шәкертләребезгә беренче курста укыганда ук сөйли башлыйбыз. Элек байтагы мәд­рәсәне тәмамлаганчы, 4-5 курста ук өйләнү ягын карый иде. Миңа гына шулай тоеламы: хәзер ашыкмыйлар. Беренче курста ук өй­ләнәм дисә дә, каршылыгыбыз юк. Ул шул ук студент бит инде. Дини уку йортында укуы белән генә аерылып тора. Билгеле, читтән торып укуга күчми икән, аңа кичен кайдадыр эшләргә туры киләчәк. Өйләнү ул – үз өстеңә җаваплылык алу, мөс­тәкыйльлек дигән сүз. Яше җиткән, мөстәкыйль шәхес булырга тели, әти-әнисе җилкәсенә салынмыйча, яшисе килә икән, хупларга гына кирәк. Мин бу мәсьәләне катгый куям. Аларның гаиләләре булырга тиеш. Эш мәшәкате белән гаилә мәшәкате үрелеп барганда гына тормыштан тәм табачаксыз; хатыныгыз, балаларыгыз булсын, аларны сез үзегез тәрбияләргә тиеш, дип үгетлим. Мәдрәсәбездә шундый очраклар да булды. Ире бездә укый, хатыны – кызлар мәдрә­сә­сендә. Көндез укып, кичен эшлә­деләр, укуларын өзмә­деләр. Без­дә­ге остаз-мөгаллим­нәрнең барысы да гаиләле, үрнәк ала торган. Баш өстеңдә түбәң булмаса, Аллаһтан сабырлык сорый­сың. Гамәл кыл­саң, тырышсаң, Ал­лаһы Тәгалә торырлык урын да, ризык та бирә. Беришеләр, әле фатир юк, җитәр­лек хезмәт хакы бир­миләр, дип сылтау таба, гаилә коруны сузып килә. Гомер буе укырга мөмкин. Гаилә коруның үз вакыты бар. Ул вакытны ычкындырмаска кирәк. “Моны-те­гене өлгертим әле. Машина алыйм, фатирым булсын дип йөрү – хата фикер. Өйләнү эшен сузмаска ки­рәк”, – дип нәсыйхәт би­рәм мәче­те­безгә йөр­гәннәргә. Ир-егетнең яшә­ешен барыбер хатын-кыз би­зәр­гә тиеш. Йорт төзим, гаилә корам дигән кешегә Аллаһы Тәгалә барыбер кайдан булса да ярдәмен бир­мичә калмый. Чөнки бу – хәләл эш.

– Хәзер күп кенә галимнәр, уку йорты, белем бирү белән генә чикләнмичә, кешене тормышка әзерләргә тиеш, дип яза.

– Һичшиксез, шулай. Тормыш итүнең иң мөһим мәсьәләлә­рен­нән берсе – башлы-күзле булу. Гаи­лә кору кирәклеген шәкерт­ләребез башына беренче, икенче курста ук сеңдерә башлыйбыз. Яшә­ештә төр­ле кыенлыклар чыгарга мөмкин, ул авырлыкларны ничек җиңәргә икә­нен, мәдрәсә программасына туры китереп, аңлатырга тырышабыз. Бала балигъ булды икән, аны никахландыру – ата-ана өстендәге бурыч ул. Улың, кызың утыз-кы­рыкка җитсә дә, таләп шул ук кала, шартлар үтәлергә тиеш. Шәри­гатебездә көчләп өйләндерү, мәҗ­бүриләп кияүгә бирү дигән нәрсә юк. Балаң үзе теләгәненә өйләнсен, кияүгә чыксын. Билгеле, элек ан­сат­рак булган, димчеләр, яучылар ярдәмгә килгән. Бик табигый күре­неш бу. Кайберәүләр гомер буе өйләнми, кияүгә чыкмый калырга мөмкин. Аларга булышу өстебездә шарт булып тора. Табыштыру, кавыштыру эшен элек мәхәллә халкы да үз өстендәге бурыч дип караган. Хәер, инде хәзер җәмгыятебездә яучылык, димчелек белән шөгыль­ләнүче җәмгыятьләр барлыкка килде. Әле менә шушы көннәрдә Диния нәзарәтебезнең җәмгыяви эшләр бүлеге хезмәткәрләре “Утыз биштән кырык бишкәчә” дигән таныштыру кичәсе уздырырга ният­ләп йөри. Чынлап та, шул яшькә җитеп гаилә кормаганнар бар икән, нигә аларга булышмаска?! Менә туган ягымда – Тәтеш райо­нының Аллабирде авылында аксакалларыбыз элек егетләрне, егерме биш яшькә җитеп тә өйләнмәсә, азып-тузып йөрмә, башлы-күзле булырга вакыт, дип кисәткән. Мо­ның нәтиҗәсе дә булган. Хәзер, ни кызганыч, кызлар да сайланырга ярата. Карт кыз дип әйтүләреннән дә хурланмый. Билгеле, бик нәз­берек мәсьәлә бу. Гаилә коруны, дин өлкәсенә генә кайтарып калдырмыйча, ниндидер дәүләт программалары да кайгыртырга тиеш. Аерым алганда, яңа өйләне­шү­челәргә ташламалы шартларда торак бирү – бик үтемле юл. Башка төрле кызыксындыру юлларын да уйларга була. Шәри­гать күзле­ген­нән караганда, ир-егет һәм хатын-кыз гаилә корып яшәргә, аларның дәвамчылары булырга тиеш. Ми­нем­чә, егерме дүрт, егерме биш яшьтә бу мәсьәлә кешене инде көн саен борчый башларга тиеш. Иртән торасың да, нишләп әле мин һаман өйлән­мә­гән, дип уйлый башлыйсың. Алла­һы Тәгалә безне шулай яраткан, кү­рәсең. Мин үзем дә шәкерт чагында, мәдрәсәдә укыганда өй­лән­­дем.

– Әле гаилә корыйм дигәндә чибәр кызлар күбәеп китә. Кайсына өйләнергә микән дип уй­лыйсың…

– Әйе, хатын кибеттән сатып ала торган нәрсә түгел. Шуның өчен намаз укыганда, дога кылганда, хәерле бәндәңне бирсәң иде, дип Аллаһы Тәгаләдән ихлас күңелдән һәм дөрес итеп сорарга кирәк (тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, дип юкка гына әйтмәгәннәр). Хәерлесе эчендә бөтенесе бар: итагатьлелеге, мәрхәмәтлелеге, сөйкемлелеге дә. Шундый ният булырга тиеш. Балаларга караганда әле әти-әнисе күбрәк борчыла: хәерле кияү, хәерле килен булсын иде, диләр. Шәкертләремә мин һәрвакыт, алны-артны карагыз инде, дип киңәш биреп торам. Намаз укый торганнар булсын, әти-әни­ләренә карагыз, дим. Иманлы бәндәне алсаң, инде исламда ярты яшәешеңне тәэмин иттең дигән сүз. Без бит, Җәлил хәзрәт әйтмеш­ли, этләрнең кайсы токымнан чыкканын җиде бабасына хәтле белер­гә мөмкин. Шул ук вакытта байтагыбыз кәләшебезнең нәсел-нәсә­бен сораштырмый. Билгеле, гаилә­дә ир-атның, хатын-кызның – һәрберсенең үз урыны бар. Ислам андый мәсьәләләргә бик җаваплы карый. Интернетта гаилә коруга, үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы бик күп тискәре мәгълүмат бар. Ходай Тәгалә адәм балаларын ир-ат һәм хатын-кыз итеп яраткан икән, алар гаилә корырга, бала тәр­бия­ләп үстерергә, кешелекне дәвам итәргә тиеш. Калганы – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә.

– Әле менә шаһәдәтнамә алган егетләрегез өйләнмәгән икән.

– Бер караганда, аларга әле егерме өч яшь кенә. Мәхәлләдә эшлисез икән, өйләнергә вакыт, дип үгетлим мин аларны. Чөнки үзе өйләнмәгән кеше өйләнгәннәргә, әйтик, никах укыганда яшьләргә нинди нәсыйхәт бирә алсын?! Шуңа күрә дә үзебездә укып чыккан шәкертләрне күрсәм, иң әүвәл, ничә балаң бар, дип сорыйм. Еш кына Җәлил хәзрәтне мисал итеп китерәм мин. Барча балалары намаз укый, үзе авылда яши, килене белән тора, кияве белән аралаша, оныкларын тәрбияләшә. Һәр мулла шундый булырга тиеш. Үзең өлге булмасаң, шундый-шундый булыгыз, дип башкаларны үгетләү­нең мәгънәсе аз. Татар гаиләсе яшәеше, ишлелеге, татулыгы белән һәрвакыт үрнәк булган.

(Рәшит Минһаҗ/“Ватаным Татарстан”, /№ 37, 15.03.2019/)

Бәйле