Танылган тележурналист, «Эфир» каналының алып баручысы вафат

-- Гузель

Танылган Казан тележурналисты, «Эфир» телеканалының алып баручысы Алексей Кулешов вафат булды. Аның үлеме турында коллегасы Сергей Шерстнев «Фейсбук» та хәбәр итте.  Вафат булуы турында мәгълүматны башка хезмәттәшләре дә раслады. Алексей Кулешовка нибады 39 яшь иде. 

 

Кулешов Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетын тәмамлаган. «Эфир» телеканалы сайтында хәбәр ителгәнчә, эшчәнлеген Яшел Үзән телекомпанияләренең берсендә, яшьләр иҗат берләшмәсе редакторыннан башлаган. 2003 елдан хезмәт юлын  «Эфир» телеканалында, яңалыклар хәбәрчесе вазыйфасында, дәвам иткән.  Соңгы көннәренә кадәр «ГОРОД» һәм «Актуальная тема» программалары алып баручысы булган.

 

 "Бизнес Online"

 

Бәйле