Җырчы Алсу Яңа Зеландиядәге мөселманнар фаҗигасенә фикерен белдерде

-- Гузель

//Tatar today//

Бу хакта матбугат чаралары, башка танылган мөселманнар артыгын сөйләми, ризасызлык белдерми диярлек. Алсу исә махсус пост багышларга батырчылык итә. «Үтерүчеләрнең милләте юк, була да алмый! Әниләрнең үз балалары тәнен күреп, тетрәнергә мәҗбүр иткән кешеләрне, дөньяда бер генә дин дә акламый! «Кешеләр, аңлы булыгыз! Сез бит кешеләр!» — дип кычкырасы килә. Ходай дөньяны бу коточкыч авырудан дәваласын», дип язган Алсу.

Исегезгә төшерәбез, 15 мартта Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәре мәчетендә кораллы кешеләр гыйбадәт кылырга килгәннәрне атып үтерә. Бу вакытта көндезге намазда 500гә якын кеше була. Фаҗига җирле вакыт буенча 13:45 сәгатьтә (Мәскәү буенча иртәнге 5ләр тирәсендә) була. Соңгы мәгълүматларга караганда, ату нәтиҗәсендә 50 кеше үлгән, якынча шул кадәр үк җәрәхәтләр алган.

Хәзерге вакытка кадәр һөҗүм итүдә ничә кеше катнашкан булуы билгеле түгел. Полиция махсус тикшерү барышында, кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар, утлы корал һәм сугыш кирәк-яраклары табылган өч кешене тоткарланган.

Экспертлар фикеренчә, мәчеткә һөҗүм итү җентекләп әзерләнгән. Террорчылар алдан ишекләрне бикләп куя, кешеләргә аткан вакытта, һөҗүм итүче Брендон Таррант, интернет челтәрендә туры эфир алып бара.
Яңа Зеландия – тыныч илләрнең берсе булып санала. Биредә мондый фаҗига беренче тапкыр булган. Тик терроризм планетабызның иң ерак почмакларына да барып җиткән.

Бәйле