«Үз кызыбыз кебек!» — Әнвәр Нургалиев сөенече белән уртаклаша

-- Лэйсирэ

Популяр җырчы Әнвәр Нургалиев өчен шушы көндә булып узган концерты аеруча куанычлы булган. Аны котларга дип күптәнге тамашачысы Айсылу (Айдар Галимовның беренче баянчысы Салават Әхмәдуллинның кызы -ред.) үзенең әти-әнисе, сеңлесе белән килгән, дип зур шатлыгы белән уртаклаша җырчы. Айсылу артистка бүләккә үз кулы белән эшләгән искитмәле портрет бүләк иткән.

«Хәтерегездә булса, узган ел Айсылуда яман шеш таптылар. Русиянең төрле төбәкләреннән бик күп тамашачылар ярдәм кулы сузды. Уфалылар хәйрия концертына килеп тә ярдәм итте. Айсылу безнең гаилә өчен шул көннән бирле үз кызыбыз кебек…
Әле хәле әйбәт, рәхмәт, гел сорашып торасыз. Дәвалануны дәвам итәчәк», — дип хәбәр итә Әнвәр Нургалиев.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хэерле кон Дусларым!Кичэге концерт минем очен аерым куанычлы булды,чонки безнен Айсылуыбыз узенен Эни-Этилэре ,сенелесе белэн концертыма килде?Минем шатлыгымнын чиге юк иде,ул мина булэккэ ,уз кулы белэн эшлэгэн ушкитмэле портрет булэк итте? Хэтерегездэ булса ,узган елны Айсылуда яман шеш таптылар?Бик куп тамашачылар Рэсэйнен торле тобэклэреннэн йэрдэм кулы сузды,Уфалылар хэйрия концертына килептэ йэрдэм кулын суздылар? Айсылу безнен гаилэ очен шул коннэн бирле уз кызыбыз кебек?,Этисе-Салават абый Ахмадуллин @aidar_studio Айдар абыйнын беренче баянисты иде,эле укытучы,Энисе Золфия апа,сенелесе Азалия,бик матур гаилэ?Хэле эйбэт,рэхмэт гел сорашып торасыз,давалануны дэвэм итэчэк! #уфа #башкортостан #подарок #айсылуахмадуллина #татарэстрадасы #татарстан #татарлар #казан #безбергэ #студияан

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)

Фото: Социаль челтәрләрдән.

Читайте нас в Яндекс Дзен

Бәйле