Тукай премиясенә быелгы кандидатлар билгеле. Исемлектә Элвин Грей бармы?

-- Лэйсирэ

Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеге мәгълүм, дип хәбәр итә Татар-информ. Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә түбәндәге кандидатураларны күрсәтү турында карар кабул ителде.

1. Алексеева Елена Петровна — «Казань. Кинематограф. Из века в век» (1897-2014 гг.) монографиясе өчен.

2. Әлмиев Надир Усман улы — график эшләр сериясе өчен, «Колокола Хиросимы» циклы, Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һ.б. татар шагыйрьләре җыентыгына иллюстрацияләр, «Татарстан, Алтай» пейзажлар сериясе өчен.

3. Әмирханов Марат Әмирхан улы — «Казан йорт» «Олуг Мөхәммәд» китаплары өчен.

4. Вахитов Рифкат Мөхәммәт улы — Татарстан Республикасы рәсем сәнгатенә керткәне өлеше өчен. «Тарих һәм шәхес» сериясе, 1998-2019 еллар

5. Галиуллин Тәлгат Нәби улы — «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы.

6. Гаффаров Габдуләхәт Абдрахман улы (Әхәт Гаффар) — «Олы юлның тузаны» романы, «Дәрья башы» һәм «Әхәт Гаффар» китаплары.

7. Гыйльманов Галимҗан Хәмитьян улы — «Тәкъдиргә юл» хикәяләр һәм новеллалар җыентыгы, «Ходай бүләге» повестьлар җыентыгы өчен.

8. Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы — татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы өчен, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен.

9. Фәттахов Рифат Әхмәт улы — Рәшит Ваһапов (2004-2017) исемендәге татар җыры халыкара фестивален тормышка ашыруы һәм татар халкы традицияләрен саклауга керткән өлеше өчен.

10. Хаҗиев Мәдияр Шәрип улы — «Татар хатыннары» сериясе өчен (25 эш).

11. Хәсәнов Нурислам Габдулла улы — «Күрәчәк» һәм «Җан авазы» романнар һәм повестьлар китаплары өчен.

12. Шәрәфиев Әнвәр Җәмил улы — «Сандугач» фортепиано пьесалары, «Чулпан Йолдыз», «Наз» җыентыклары өчен.

13. Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәт кызы — «Тамды яшем», «Бала күңеле – ак кәгазь» китаплары өчен.

14. Туманов Дмитрий Александрович, Гарипова Раилә Мөхәммәт кызы, Платонов Дмитрий Анатольевич, Смирнова Наталья Анатольевна, Гайнетдинов Айдар Рафаил улы, Мортазин Тимур Әнвәр улы, Сәфәрова Диана Әсгать кызы, Штыков Николай Александрович. «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате республика фестивале өчен.

15. «Әлиф» иҗат берләшмәсе: режиссер Имаметдинов Туфан Риф улы, хореограф Нуриев Марсель Җәүдәт улы, композитор Низамов Эльмир Җәүдәт улы, биюче Батуллин Нурбәк Роберт улы.
«Әлиф» хореографик спектаклен иҗат иткән өчен.

16. Камал театры артистлары төркеме: Бикчәнтәева (Хәмитова) Люция Миңнеәхмәт кызы, Бариев Радик Зөфәр улы, Хәйруллин Искәндәр Илдар улы. Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен.

Күргәнегезчә, исемлектә Элвин Грей юк. Хәтерләсәгез, популяр җырчыга дәрәҗәле премия бирү тәъдиме турында «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов язып чыккан иде. «Элвин Грей татар халкын оялмаска өйрәтә һәм татар эстрадасында чын үзгәреш җиле булдырды, дигән фикерен җиткерде журналист «Татнефть-Арена»да 9 меңнән артык тамашачыга куелган концерттан тәэсирләре белән уртаклашканда.

Рәмис Латыйповның «Элвин Грейга татар телен саклагандагы хезмәтләре өчен Тукай премиясе бирергә кирәк. Түшенә Халыклар дуслыгы орденын элеп куярга һәм дә. Һич кичекмичә, һәйкәл проекты турында да уйлый башларга кирәк» дип шаяртуын күпләр чын итеп кабул итте.

Элвин Грей үзе исә әлеге тәкъдимгә җавап итеп: «Бу сүзләрне ишеткәнем бар, хәбәр чыккач, интернетта нинди премия булуын ныклап карадым. Мондый премия бирсәләр, мин бик шат булыр идем» дигән иде.

Фото: соцсети

Бәйле