Данир Сабировлар гаиләсе бәби көтәме?

-- Алина

Данир Сабиров төрек телен өйрәнүен язып, үзенең инстаграм битенә видеоязма керткән.  «Инглиз телен укытучы белән төрек телен кино, сүзлек, интернет аша өйрәнәбез. Иртән Минзәлә урманында барган имтихан», дип язган ул  хатыны белән барган видео астына. 

Тик Данирның инстадусларын төрек теле түгел, ә хатыны Миләүшәнең хәле кызыксындырган.

«Тормыш иптәшегез йөклеме әллә?» , «Данирга бер наследник кирәк бит инде, үзе кебек бер матур малайчик» , «Малай кирәк әлбәттә» , «Миләүшә бәби алып кайтамы  әллә?» , «Өченче кыз көтәсезме әллә ? » , дип сораганнар.

«Белмим, аны-моны миңа әйтмәде», дип җавап кайтарган аларга Данир Сабиров.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий