Эльмира Гыйлфанова белән Рафил Җәләлиев чыгышында «форс-мажор» [видео]

-- Гузель

//Tatar today// 

19 февральдә Казан хосписында онкоавырулар өчен Салават Фәтхетдинов  үзенең театры белән концерт куйды. Әлеге концертта аның шәкертләре дә катнашты. Алар арасында Эльмира Гыйлфанова белән Рафил Җәләлиев тә бар иде. Бу концерттагы чыгышларының видеосын Эльмира Гыйлфанова Инстаграмга куйган. Видеода күренгәнчә, Эльмира җырлый башлый, ләкин аның микрофоны эшләми. Шулай итеп алар Рафил белән икесе бер микрофонга җырны башкарып чыга. Әлеге видеоны Эльмира үзе «форс-мажорлы видео», дип атый. 

«Хәерле иртәне шушындый форс-мажорлы видео белән башлыйм әле. Эшләмәде бит микрофон, җыр буе икебез 1 микрофонга маташтырдык. Ә иң мөһиме — хоспистагы балаларга синең елмаюлы йөзең һәм игьтибарың кирәк. Алар ихлас… кыскасы, киң күңелле булырга кирәк . Яшәүнең һәр мизгелен кадерләп, яратып яшәргә!», дип уртаклашкан Эльмира.

Бәйле