Нәсел чистарту нәрсә ул? Гөнаһ-каргышлар җиде буынга кадәр төшәме?

-- Лэйсирэ

“Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез”, – диләр халкыбызда. Борынгылар әйткәнчә, без үзебезнең җиде буын бабабызны белергә тиеш. Бу, беренчедән, туган төбәгеңнең, йортыңның, халкыңның чыгышын белү өчен кирәк булса, икенчедән, үлгәч тә үзеңне искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыру максатыннан мәслихәт.

Нәселне бе­лүнең тагын нин­ди мәгънәсе бар? Бу хакта сәхи­фә­безнең даи­ми кунагы Рамил хәз­рәт Юныс бе­лән сөйләштек.

– Хәзер бала тууга ук, аның сәләтен, нинди уңышларга ирешә алуын, әйтик, аннан спортчы чыгамы-юкмы икәнен чамалый торган тикшеренүләр уздыралар. Алай гына да түгел, эмбрионнарга тәэсир итеп, әти-әни теләгән үлчәмнәргә туры килгән бала табу мөмкинлеге бар. Мондый күзәтүләр уздырырга ярыймы? Бу Аллаһыдан узып эш итү саналмыймы?

– Бер казах гаиләсенә баргач, шундый йоланың шаһите булырга туры килде: ике яшьлек бала алдына озын палас җәйделәр, башына өч төрле әйбер – акча, камчы, китап куйдылар. Сабый барып берсен сайлап ала. Кайсына туктала, ике яшьтән шул юнәлештә тәрбияли башлыйлар. Акча – сәүдәгәр, камчы – җитәкче, ки­тап – галим булачак дигәнне аңлата. Казах­ларда әнә шулай ике яшьтән өч юнә­лешнең берсендә белем бирәләр. Нәселне белү баланы киләчәктә кем итеп тәрбияләүгә булышмый калмый. Ә инде эмбрион дәрәҗәсендә өйрәнү дингә каршы килергә мөмкин.

– Халыкта нәсел чистарту дигән төшенчә бар. Әйтик, таркау гаиләләрдә бөтен туган-тумачаны җыеп, барлап торган бер кеше була. Нәселне чистартып, хак юлга кертеп буламы, әллә Аллаһы Тәгалә ничек язган, шулай дәвам итәчәкме?

– Ул кеше нәселне чистартучы түгел, ә вакытлыча тәртиптә тотучы гына. Аңа алмаш килмәсә, киләчәктә гаиләнең таркалуы ихтимал. Шуңа да нәселләрне белү кирәк. Хәзер “гастрольләр” күп. Күп егет-кызлар читтән килә дә, монда кияүгә чыга яки өйләнә. Аларның кем баласы икәнен дә белмиләр. Ә бит, кызны кияүгә биргәнче, егетнең әти-әнисе белән күрешеп сөйләшү мөһим. Әби-бабасын белсәң, тагын да яхшы. Яшь чакларында алар аерылышып йөрмәгәнме? Аларның никахы ныклы булмаган, талашып-сугышып яшәгәннәр икән, оныкларында бу кабатланмый калмый. Гөнаһлар тәэсир итми калмый. Генетиканы белмәү гаиләләрдә тынгысызлык китереп чыгара. Кияү белән кәләшнең матур итеп яшәп китә, бергә тора алмаулары нәселдән дә килә.

– Димәк, кылган гөнаһлар да, каргыш кебек үк, җиде буынга кадәр төшә?

– Каргыш төшми, ә гөнаһ тө­­шү ихтимал. Әйтик, әтидән балага, баладан оныкка… Туктатмаганда шулай дә­вам итә. Берәү гөнаһ кылган да, шул җиде буынга ка­дәр җи­тә­чәк дип әйтә ал­мыйбыз. Ва­кытында тукта­тып калырга кирәк. Бүгенге гарәпләрнең кү­бесенең бабалары Пәй­гам­бәре­без заманында мөшрик бул­­ган. Хәзер инде оныклары динле кешеләр.

Язманы тулысынча «Акчарлак» газетасының 11 нче саныннан укый аласыз.

Бәйле