«Володя абый, Рөстәм абый! Кайчан уйлый башлыйсыз?» — Биектаудан Ләйсән Президентларга хат яза

-- Лэйсирэ

Исемем Ләйсән минем, үземә 35 яшь. Гаиләбез белән Биектау районында, авыл җирендә яшибез. Дүрт бала үстерәбез. Бер балабыз инвалид. Ирем заводта эшли, үзем кечкенә бала белән өйдә утырам.

Яшәү урыныбыз – ипотекага алынган 43 кв.метрлы фатир. Күп балалы гаилә буларак, 10 сутый җир алдык, йорт төзеп яшисебез килә. Тик аны менә нинди акчаларга гына төзергә дип баш ватам. Район түрәләренә йөреп арыдым, беркайда да безнең ишегә бернәрсә тиеш түгел булып чыкты, бюджетта да эшләмибез имеш, керемебез дә яшәү минимумыннан арткан. Артмыйча, ирем 30 мең сумга якын акча эшли, мин балага 1,5 яшь тулганчы пособие алам, инвалид балабызның 12 мең пособиесе бар – без «бай» булып чыктык. Ләкин чыгымнарыбыз да дүрт балалык шул. Өстәвенә йорт төзергә банклар акча бирергә җыенмый. Эшләүчебез бер генә, ә иждивенецларыбыз күп. Бирсә дә, 3 миллион алып, 7-8 миллион тирәсе кайтарасы булып чыга. Фатирыбызны да сатып булмый, ичмасам. Ана капиталын кушып алганга, балалар да өлешкә кергән, аларга башка өлеш чыгармыйча, бу фатирны сата алмыйбыз – закон шундый, ә өлеш чыгарыр торак урыныбыз бүтән юк!

Аптырап, Президентыбызга хат язарга уйладым. Яздым да, 2018нче елның сентябрендә гади хат белән юллап җибәрдем, Рөстәм абый, шулай-шулай, ничегрәк йорт салырга, балаларны хезмәткә өйрәтеп, җир эшкәртеп яшисе иде бит, берәр чара юкмы икән, банклар әзрәк процент каерып, безнең ишегә акча бирмәс микән, кем булыша алыр икән, диеп.

Быел февраль башында соцработниклар килеп төште. Ничек яшәвебезне, күпме акча алып, күпме туздырганыбызны теркәп, җавап көтегез, диделәр. Беркөнне менә җавап килде, анда үз районыгыз социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итегез диелгән. Ул ярдәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2014нче елның 2нче сентябрендәге №635нче карары нигезендә күрсәтелә диелгән иде. Укып чыктым мин ул карарны, анда да безнең ише «байларга» берни каралмаган, шулай итеп, барып йөрүнең мәгънәсе юк булып чыкты.

Бер генә сорау борчый мине Володя абый, Рөстәм абый! Ничек соң үз халкына ярдәм күрсәтә алмый безнең илебез, республикабыз, ә менә Сүрия белән Украина халкына вагонлап булышабыз?

Пенсионерларыбыз хәерче тормышында яши, торыр урыннары булмаганга интегеп туйгач, яшь гаиләләр тарала, балаларны дәваларга СМС аркылы акча җыябыз?! Ә безгә соң кем ярдәм итә ала?

Нигә безгә ул җирләрне таратасыз? Юк бит безнең акчаларыбыз ул йортларны төзеп, балаларыбыз белән рәхәтләнеп яшәргә, эшләргә! Болар бит барысы да чираттагы «показуха». Минем хатым да автомат рәвештә мин юл таптаган шул ук район түрәләренә әйләнеп кайтты да, чара юк дип кенә җавап яздылар. Аны укучы да булмагандыр, укыган булсагыз, ишеткән булыр идегез, бәлки?!

Ил башлыклары, кайчан Сез үзебезнең кешеләр турында уйлый башлыйсыз? Кайчан үзебезнең ил халкына йөзегез белән борылып карап ярдәм кулы суза алырсыз икән?

Түрәләр! Булышыгыз инде безгә – җир алган күп балалы гаиләләргә шул җирләрдә яшәү өчен йортлар күтәрергә.

Сез бит көн саен диярлек чит илләргә очасыз, илебезнең һәм республикабызның отышлы проектларына инвесторлар эзлисез, килешүләр төзисез. Ә бит уйлап карасак, безнең балалар ул – илебезнең дә үзебезнең дә киләчәгебез, димәк, иң отышлы проектлар – алар. Табыгыз чарасын, бирегез безгә ул акчаларны, билгеле, кайтару шарты белән, ләкин кеше күтәрә алмаслык процентларсыз, күпмедер күләмен субсидияләгез, бу бит эшләп булмаслык әйбер түгел безнең бай республикабыз өчен! Ә без үз чиратыбызда шул йортларны тиз арада төзи алыр идек, һәм балаларыбызның яшәү шартларын яхшыртыр идек, һәм дә балаларыбызны илебезнең хезмәт сөючән, лаеклы дәвамчылары итеп тәрбияләрбез, Алла боерса!

Ләйсән ГАЗИЗУЛЛИНА,

Биектау районы, Безнең гәҗит

Фото: Коммерсант

Бәйле