Ана капиталына кагылышлы яңа мәгълүмат таралды. Уңай якка үзгәрешләр көтәргәме?

-- Гузель

Ана капиталы программасын 2024 елга кадәр озайтырга мөмкиннәр. Моңа кадәр программаның 2021 елга кадәр генә эшләве турында сүз бара иде. Бу дәүләт ярдәме киләчәктә дә гамәлдә булачакмы һәм хөкүмәт түләү күләмен арттырырга җыенамы, әлегә төгәл билгеле түгел.

Яңа тәкъдимнәрне 2019 елның өченче кварталына әзерләү планлаштырыла. Хәзерге вакытта министрлыкта, бу дәүләт ярдәме озайтылачакмы дигән сорауга, җавап бирә алмаганнар. Әмма Русия вице-премьеры аппаратында программаның озайтылачагы мөмкин булуын раслаганнар.

 

Бәйле