«Балага уза алмаганымны белгәч , булачак ирем ташлап китте» [язмыш]

-- Алина

Әти-әнием мине назлап-сөеп кенә үстерде. Мәктәптә укыганда мине бары яхшы яктан гына сөйлиләр иде. Казанның иң дәрәҗәле уку йортларының берсендә югары белем алдым. Әти-әнием уңышларымны күреп, гел сөенеп яшәделәр. Мине дә үзләре кебек гаилә бәхетенә күмелеп яшәтәселәре, матур итеп кияүгә бирәселәре, оныкларын сөяселәре килде аларның.

Университетта укыганда бик әйбәт гаиләдә үскән егет белән таныштым. Бер-беребезгә мәхәббәт сүзләре сөйләп, мәңгегә бергә булырга сүзләр куешып, дүрт елдан артык йөрдек. Тимерханны (исемен үзгәрттем) әти-әнием дә бик ошатканнар, үз иткәннәр иде. Без өйләнешергә уйлагач, ике як та шатланып ризалашты. Туйга әзерләнә башладылар. Таныш-белешләр, туганнар: “Ничек пар килгәнсез, икегез дә бөтен яктан да камил!” – дип, безгә карап сокландылар.

Туй алдыннан нишләптер табибларга күренәсе иттем. Берсенең кабинетыннан чыкканда мин ни үле, ни тере идем. Агарынып, өйгә кайтып егылдым. Бәргәләнә-бәргәләнә туйганчы еладым. Әти белән әниемә мине караган табибның сүзләрен җиткергәч, ышанмадылар, үзләренең таныш профессорларына алып бардылар. Ә алар бер авыздан дигәндәй: “Кызыгызның баласы булмаячак!” – дигән хөкем чыгардылар. Туй көне билгеләнгән, кунаклар чакырылган. Бер табиб: “Матур итеп туйларыгызны үткәрегез, бәйрәм итегез, иреңә сереңне аннан соң, бераз яшәгәч ачарсың”, – дип киңәш тә биргән булды.

Әти белән әни ни уйларга да, нишләргә дә белмәделәр. “Бәлки дөреслеккә дә туры килмәс әле, барысы да Ходай кулында. Кызым, туйны өзмик”, – дип, мине тынычландырырга тырыштылар, бәгырьләрем. “Юк, тормышны ялганнан башлыйсым килми. Әгәр ярата икән, ничек бар, шулай кабул итә инде”, – дидем. Тимерханны очрашырга чакырдым да, бөтенесен сөйләп бирдем. Егетем дә өнсез калды. Ул көнне бер сүз дә әйтмәде. Икенче көнне: “Бәгырем, мин сине бик яратам, ләкин баласыз тормышны күз алдыма да китерә алмыйм. Гафу ит!” – дип, мәхәббәтебезгә нокта куйды…Шулай итеп, балага уза алмаганымны белгәч , булачак ирем ташлап китте.

Бу хәлләр әле кичә генә күргән ямьсез төш кебек. Әти-әниемнең өметләрен аклый алмадым. Матур оныкларын сөю хыялларында гына калды. Инде утыз яшькә җитеп киләм. Таныш-белешләр: “Кияүгә чыкмасаң да, үзеңә бер бала алып кайт инде”, – дип, ярама тоз сала торгач, туган шәһәремнән чит җиргә чыгып качтым. Үземнең дә бәби сөюләрем төшләремә керә. Имеш, Тимерханым да янымда икән. Иртән уянып китәм дә бәхетсезлегемнән туйганчы елыйм. Чит җирләрдә сагынып-саргаеп гомерем уза. Ялгыз һәм өметсез яшәүдән дә авыр нәрсә юк икән…

 

 

"Язмышмы? Ялгышмы?"

Бәйле