“Караш” төркеменең ЯҢА ВИДЕОсын Tatar today укучылары беренчеләрдән күрә [эксклюзив әңгәмә]

-- Гузель

//Tatar today//

Күптән түгел татар эстрадасында барлыкка килгән “Караш” төркеме беренче клипларын төшергән һәм аның кыскартылган төрен тәкъдим итә. Әлеге эксклюзив видеоны Tatar today укучылары беренчеләрдән күрә. Мондый дулкынландыргыч мизгел уңаеннан, без “Караш” егетләре белән эксклюзив әңгәмә кордык. Төркемгә ничек эләккәннәре, иҗаттан тыш үзара ничек аралашулары хакында белештек.

— Егетләр, төркемгә эләгү сезнең өчен авыр булдымы? Моңа кадәр бер-берегез белән таныш идегезме?

Айназ: Һәрберебезгә бик нык тырышырга туры килде. Кастингның берничә этабын узарга һәм имтиханнарны тапшырырга кирәк иде.

Иң башыннан сөйләсәң, кастингның беренче туры, русчалап әйткәндә, “прослушивание” 2018нче елның 7нче маенда булды. Килдек, анкета тутырдык, безне тыңладылар, карадылар, төрле биремнәр биреп сынадылар һәм “Килгәнегез өчен рәхмәт, шалтыратырбыз” дип кайтарып җибәрделәр.

Май ахырында шалтыраттылар һәм икенче турга чакырдылар. Беренче турдан аермалы буларак, икенче турда 1,5 ай дәвамында бию белән шөгыльләнергә кирәк иде. Июнь аеннан башлап без — беренче турдан сайланып алынган 12 егет — “Продвижение” иҗат студиясенә бию дәресләренә йөри башладык. Без барыбызда әзме-күпме җыр белән бәйле идек, ә менә бию белән, аеруча, заманча биюләр (ә ул хип-хоп, папинг, эстрада биюләре) белән  таныш түгел идек. Булаттан башка инде, аңа җиңелрәк туры килде, ул бию белән шөгыльләнгән кеше.

Берәүләр шул 1,5 ай эчендә төшеп тә калды: алар өчен ниндидер шәхси эшләре күнекмәләрдән өстенрәк булып чыкты, күрәсең. “Бию минем өчен түгел” диючеләр дә булды. Ә икенчеләре имтихан тапшырганнан соң төшеп калдылар.

Шул имтихан – 3-нче тур булды да инде: 1,5 ай эчендә биргән белемнәргә таянып без бер сольный бию, бер парлы бию һәм коллектив бию куярга тиеш идек. Имтиханның нәтиҗәләре буенча 2 кешене сайлап алдылар: мине һәм Булатны.

Булат: Шуңа күрә, төркемнең төпчек катнашучысы булсам да, мин “старичок”! (көлә)

Айназ: Аннары безне ялга җибәрделәр һәм сентябрьдан махсус расписание буенча дәресләр башланды. Студиядә өстәмә сайлаулар булды. Егетләр килә торды, китә торды. Монда инде “естественный отбор” кебек. Дәресләр саны да артты. Без көн саен шөгыльләнәбез: биюгә өстәп, вокал, актерлык осталыгы, акробатика, физик әзерлек кебек дәресләр өстәлде – кичке алтыдан төнге ун-уникегә кадәр без күнекмәләрдә. Бик күпләр чыдамыйча биреште, ярты юлда ташлап калдырдылар. Без инде Булат белән икәү генә калырбыз дип уйлаган идек. Шул вакытта Руслан килде. Аннары Дамир килеп кушылды. Октябрь-ноябрь айлары иде. Без бик тиз уртак тел таптык, аеруча Дамир килгәч тупландык, ниндидер гармония барлыкка килде. Менә шулай булырга тиеш, Ходай шулай язган дигән фикер туды.

Дамир: Һәм шул вакытта аяз көннәребез караңгыланды (көлә), декабрь аенда төркем өчен имтихан игълан ителде. Безгә имтиханга 6 номер әзерләргә тиеш идек: төркемнән бер сольный җыр (сүзләрен үзебезгә иҗат итәсе), бер парлы бию, коллектив бию, 3 җырлы-биюле номер. Башта алдыбызга репертуарны эзләп табу проблемасы басты.

Безнең татар эстрадасында яңгыраган җырларга хип-хоп биеп булмый, ә безгә шуны биергә кирәк. Тоттык та чит ил җырларына татарча итеп үзебезнең сүзләрне яздык. Язуын яздык та ул, ә аны җырларга өйрәнергә, номерын куерга, бөтен нечкәлекләрен уйлап бетергә кирәк…

Булат: Әйтеп үтергә кирәк, безне алдан ук кисәтеп куйдылар, икенче имтихан студиянең укучылары һәм укытучылары алдында булачак дип. Беренчесе җитәкчеләр алдында гына булса, монысы инде тамашачылар алдында дигән сүз. Шунысы бик дулкынландырды!..

Айназ: Нәтиҗәдә, без имтиханны тапшырмадык! Әзерлек җитмәгәнгәдер… Безнең ялгышлар бик күп булды, анысын сөйләп тормыйк. Без барыбыз да шушы икенче имтиханга тиешле җитдилек белән карамадык кебек…

Руслан: Ох, аннары оят булды… Мин сүзләрне оныттым, биюне оныттым, микрофоным сүнде…

Дамир: Мин иң соңгысы булып килдем төркемгә, әле кайда икәнлегемне дә аңлап бетермәдем, ә монда — имтихан! Минем андый форматтагы имтиханнарны, гомүмән, биргәнем юк иде. Ә монда җырла да, бие дә, тамашачы белән дә визуаль контакт тот… Ләкин бу бик кирәкле тәҗрибә!

Айназ: Имтихан ахырында безгә барлык җитешсезлекләрне әйттеләр… Йөзләреннән аңладым, өметләрен акламадык. Аннары сөйләшергә чыгып киттеләр…

Булат: Тормышымдагы иң озак ярты сәгать…

Айназ: Минем дә (егетләр көлешәләр). Кире кергәч, тагын бер мөмкинлек бирәбез диделәр. Ике атнадан шушы ук программаны шомартылган, җиренә җитеп эшләнгән килеш тәкъдим итәргә кирәк иде яисә безнең проект ябылачак диделәр.

Дамир: Шул чорны искә төшерсәм, һаман каз тәннәре йөгерә. Әллә нинди вакыт иде…

Айназя: Һәм аннары башланды эш! Ут төрткәннәр мени! Без көн саен төнге 3-4-кә кадәр бию залында идек. Шул ике атнада “төркем” сүзенең мәгънәсенә тулаем төшенгәнбездер дә. Кемдер килә алмаса, эш туктый, калганнар эшли алмый… Әле монда уку, эш, сессия… Шул вакытта без уңыш бер кешедән генә түгел, ә барыбыздан да тора икәнен аңладык.

Руслан: Менә шул соңгы ике атнада безнең бердәмлек хисе барлыкка килгәндер дә. Һәм менә шул бердәмлек безгә имтиханны “бишле”гә тапшырырга ярдәм итте дип уйлыйм. Без дебют алдык!

Айназ: Шулай итеп, сезнең соравыгызга җавап — төркемгә эләгү җиңелләрдән булмады.

Дамир: Ә таныш идекме соравына килгәндә, без Айназ белән бер-беребезне белә идек. Якын түгел, ә менә кешене йөзенә беләсең, ләкин аралашмыйсың – шундый форматта.

Айназ: Шуңа күрә, ул октябрьда безнең тренировкага килеп кергәч, ушым китте. (көлә)

Дамир: Ә калганнар белән инде студиядә таныштык.

 

— Төркем эчендә тиз, җиңел аңлашасызмы? Иҗаттан кала, тормышта да дусмы сез, аралашасызмы?

Дамир: Аңлашырга өйрәндек. Имтиханнар өйрәтте (көләләр). Дөресен әйткәндә, без ул имтиханнарга бик рәхмәтле! Бер-беребезне тыңларга, аңларга, ихтирам белән аралашырга өйрәндек. Һәм шул ук имтиханнар эш вазыйфаларын бүлергә өйрәтте. Мәсәлән, Айназ тәртип һәм репетицион процесс җитәкчесе, илһам килгәндә моңланып көйләр яза, укытучысыз шөгыльләнгәндә распевканы оештыра. Мин җырларның сүзләрен язам, аннары бергә шуларны төзәтәбез, шомартабыз. Булат бию өчен җаваплы, ул бик тиз укытучы биргән “связкаларны” отып ала, аннары дәрестән тыш безгә аңлап бетергә ярдәм итә. Руслан кәеф чыганагы һәм бөтендөнья шоу-бизнесының яңалыкларын җиткереп торучы.

Булат: Әле Русланның һәрчак берәр нинди тәмле ризыгы бар. Аның белән ачтан үлмисең! (көләләр)

Айназ: Иҗаттан тыш та аралашабыз. Бергә туган көннәрне үткәргәнебез бар, чангы, сноуборда шуарга бардык…

Булат: Әле бергәләп квэстка бардык, куркып үлә яздык!… (көләләр)

Руслан: Төнге өчтә аэропортка Айназны каршы алырга бардык: аңа әйтмичә, имеш сюрприз ясыйбыз. Ә аның самолеты төнге икедә үк килеп төшкән икән. Без аэропортта утырабыз аны көтеп, ә ул инде Казанда!

Булат: Ә ни өчен?! Ә чөнки Дамир рейсны дөрес карамаган!

Дамир: Соң миңа диспетчер сәгать өчтә диде! (көләләр)

Айназ: Әйе, без иҗаттан тыш та аралашабыз! (көләләр)

Бәйле