«Хатынымның фантазиясе көчле» — Филүс Каһиров микрофонсыз концерт һәм хатыны белән эшләү нечкәлекләре турында [интервью]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Күптән түгел Филүс Каһировның сольный концертлары узды. Әлеге концерталардан ул канәгать калганмы? Америкадагы гастрольләрдән соң, мондагы концертлары җиңелрәк биреләме? Алга таба планнары нинди? Бу һәм башка сорауларны без Филүс Каһировның үзенә бирдек.  

– Быелгы концертларыгыз Сез көткәнчә уңышлы үтәме? 

– Концертларыбызның быелгысы да, һәр елдагыча, яхшы үтә. Елдан-ел концерт программабыз тагын да кызыклырак эшләнә. Кабатланмаска тырышабыз. Яңа әсәрләр, классик, ретро җырлар – барысы да яңгырый. Һәрвакыт тере тавыш, тере музыка уен кораллары. Шуңа күрә дә тамашачылар бик  җылы кабул итә. Нәрсәнең нәрсә икәнен белеп алкышлыйлар.

– Концертлар оештырганда идеаль эш шартлары сезнең өчен нинди булырга тиеш? 

Эш шартлары дигәннән, без һәрвакыт командада эшлибез. Һәр җырны, концертның һәр өлешен музыкантлар, җырчы егет-кызларыбыз белән музыка, режессура ягыннан бергәләп җентекләп уйлыйбыз. Хатыным Эльмираның ул яклап фантазиясе көчле. Кешедән инициатива булганда, минем өчен эшләргә уңайлы, шуңа күрә, бу иң зур шарт.

Америкадагы гастрольләрегездән соң, мондагы сольный концертлар җиңелрәк биреләме? Нинди хисләр, фикерләр туа?

Җиңелрәк дип әйтмәс идем. Казан тамашачысымы, Россиянең төрле төбәкләрендәге, әллә инде чит илдәге тамашачылармы – дулкынлану, җаваплылык ягыннан аерма юк. Чөнки тавыш, инструментлар, барысы өчен дә борчыласың. Сәхнәгә чыкканда һәрвакыт дулкынлану хисе була.

Америка үз-үзебезгә тагы да ныклырак ышаныч һәм көчле эмоцияләр бирде. Башкарып чыга алмастай бер эш тә юк.  Бары тик теләк кенә кирәк. Америкада узган иҗади сәфәрләребез – үзеңә, үз көчеңә ышанганда, теләк булганда, барысын да башкарып чыгып була дигән фикер калдырды.

Сәхнәдә үз урынын саклап калыр өчен бүгенге артист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип саныйсыз?

Беренчедән, монда тырышлык, үҗәтлек, үз көчеңә ышану, эшеңне ярату, түземлек сорала. Каш ясыйм, дип күз чыгару кирәкми. Ашыгу да булырга тиеш түгел. Үзеңнең тамашачыларыңны ярату, хөрмәт итү мөһим. Гомумән, күңелдән халыкка хезмәт итәм, дип эшләргә кирәк. Әлбәттә, тавыш, кыяфәт өстендә эшләү комачауламас. Сәхнәгә чыккач, халык сиңа хөрмәт белән карарга тиеш.

Сезнеңчә, «заманча музыка” төшенчәсенең мәгънәсе бармы? Чын музыка вакыт белән чикләнәме?

Заманча музыка турында әйткәндә, һәр заманның үз яңгырашы, әлбәттә. Ниндидер яңа юнәлешләр дә барлыкка килә. Ул юнәлешләр озаккамы, вакытлычамы, киләчәген без әйтеп бетерә алмыйбыз. Шул юнәлештә эшләгән артисларның да иҗади гомерләрен белмибез. Бу вакыт белән сыналырга тиеш. Ә менә чын, вакыт белән тикшерелгән музыка – алар мәңгелек.

Халык җыры, дип әйтәсеңме, классик әсәрләрме, аның өстендә чын профессионаллар эшләгәннәр. Җырны профессиональ шагыйрь, композитор язган, профессиональ җырчы башкарган һәм ул мәңгелек дип саныйм. Шуңа күрә, чын музыка беркайчан да вакыт белән чикләнми.

– Хатыныгыз белән эшләүнең уңай яклары нинди? Уңайсыз вакытлар буламы?

Уңайсыз вакытларын әйтә алмыйм. Без иртәдән кичкә кадәр иҗатта. Һәрвакыт уйлануда, ниндидер яңалык китерергә “фишкалар” уйлыйбыз.

Мин хатыныма ышанам, чөнки ул үз өстенә алган һәр эшне азагына кадәр җиткерә белә һәм иң мөһиме, нәтиҗәле эш башкара. Ул бөтен күңелен, җанын минем иҗатка багышлаган.

Без бергә булганда бер юнәлештә, бер уй-фикердә шуңа күрә, монда уңайлы яклар күбрәк.

– Элеккеге җырчылар кебек тулысынча микрофонсыз концерт оештырып карау нияте юкмы? 

Бар. Бар андый фикер. Ул камерный концерт дип атала. Киләчәктә без аны тормышка ашырырга тырышырбыз. Моның турында күптән түгел генә үзебезнең музыкантлар белән дә аралаштык.

Без концертның азагында микрофонсыз гына “Китмә, сандугач” җырын башкарып үтәбез, тамашачылар бик җылы каршы ала. Бу инде тамашачыларга ошамаска мөмкин дә түгел, чөнки моннан да чын булган башкару юк. Микрофон – җырчы өчен бертөрле җайланма ул, ансыз башкарганда аның үзенең бер рәхәте бар. Син анда бөтен нечкәлекләрне дә рәхәтләнеп эшли аласың, тембрың ничек бар, шулай чыга, бернинди матурлау, тигезләү дигән әйбер юк. Шуңа күрә дә матур, җылы кич үткәрәсем килә. Бу, Алла бирса, киләчәктәге планга кергән.

– Сезнең төгәл концерт графигы бармы? Ул никадәр вакытка корылган, 1–2 елмы? Иң күбе күпмегә график корганыгыз бар?

Ике еллап ук дип әйтә алмыйм, ләкин бер елга бар. Инде киләсе елдагы февраль, март айларына безнең планнарыбыз бар. Шуңа күрә, төгәл бара.

Кайчагында авырып та китәсең, тере кеше бит инде без, төрле чаклар була. Мин авырган вакытта да фонограммасыз эшләп чыгам. Бернинди җайланмалар кулланган булмады, булмаячак та.

Ходай тәгалә исәнлек, саулык бирсен. Шушы графикларыбызны халкыбызга төгәл рәвештә эшләп чыгарга насыйп булсын.

Бәйле