«Бу бала булмыйча гына калса, тормышыбыз бу кадәр авыр булмас иде» [язмыш сынавы]

-- Гузель

Бердәнбер кызымны үзем генә үстердем мин. Ирем җир йөзендә булмаган әйбәт кеше иде. Без аның белән бик аз гына яшәп калдык, юлда бәрелеп үлде ул. Иремнең тамчы да гаебе юк иде. Ә каршысына чыккан шоферга берни дә булмады: башы исән, аяк-куллары исән, үзе таза-сау калды. Безнең гомер узды инде хәзер. Иремнән соң мин бүтән кияүгә чыкмадым. Таныштырып карарга теләүчеләр булды, әмма мин минут та кызыксынмадым. Янымда башка ир булуын күз алдына да китерә алмый идем. 

Хәзер уйлыйм, бәлки алай кырт кисәргә дә ярамагандыр. Тормышым башкачарак булыр иде бәлки, әллә гел бәхеткә төренеп яшәгән булыр идем, кем белгән бит, әйтеп булмый. Эшләгәнем кызым белән икебезгә җитеп барды. Ач булмадык, ялангач булмадык. Үз әниләрем дә гел ярдәмләшеп тордылар. Иремнең туганнары да игелекле җаннар иде, алардан да гел мәрхәмәт кенә тоеп яшәдем.

Кызым, бердәнбер бала булса да, иркәләнеп, тәртипсезләнеп үсмәде. Артыгын сорап азгын бала булмады. Гел сөендереп кенә торды, укуы да әйбәт барды, аннан институтка керде, анда да әйбәт укыды, чыгып китеп азып-тузып йөрмәде. Әле килеп кенә урнашкан яшь белгеч вакытыннан ук исемләп, отчестволап дәшәләр иде үзенә.

Ә менә шәхси тормыштан бәхете булмады кызымның. Кияү дигән кеше белән бик яратышып өйләнештеләр алар. Башта бергә яшәдек. Аннан алар үзләренә күчеп чыгып яши башладылар. Әмма бик озак кына балалары булмады. Бик борчылдылар, тикшеренделәр инде, бик йөрделәр. Кияү сау-саләмәт булып чыкты.

Проблема кызда булды. Бала таба алмыйсың дип 100 процент кистереп тә әйтмәделәр аңа, әмма авырга калу мөмкинчелегем бик аз гына процент икән дип, кыз үзе килеп аңлаткан иде. Бик озак вакыт төрле дарулар да эчеп азапланды әле ул. Әмма нәтиҗә булмады. Кияү дә аңлаган сыман булган иде инде. Килешеп, уртак балалары булмауга күнеп, бөтен өметләрен өзеп, ничек бар, шулай яшибез дип яшәделәр.

Шулай яшәүләренә унике ел узгач, бер уйламаган җирдән, кызым балага узды.
Утыз бишләре тулып килә иде бит инде ул вакытта, тикшеренгәннәре дә булмады. Бер табарга да, бер тапмаска уйлап, башлары катып бетте инде. Беренче бала өчен яшең дә зур дип, табиблар да өстәп торды. Анализлары да төрлечә булды. Әмма ничек кенә булмасын, кызым баласын күтәреп бетерде. Күпме еллардан соң өебезгә шатлык килер сыман иде, тагын булмады.

Бала ДЦП белән туды. Аның ни икәнен башына төшкән кеше генә белә шул. Баласызлыкны түзеп яшәгән кияү авыру балага түзеп тора алмады, ел дигәндә ташлап чыгып китте.

Хәзер алты ел инде, күрешкән дә, белешкән дә юк. Авыру баланың чыгымы да күбрәк. Шуңа кызым ире китүгә эшкә дә чыкты. Онык белән мин калдым. Кирәк чакта күтәренеп – табибка, кирәк чакта массажга йөртергә кирәк. Өйгә кайткач та ял гына итеп ята алмыйсың, чөнки онык кеше ярдәменнән башка алдына салып куелган боткасын да үзе генә калак тотып ашарга сәләтле түгел әле. Алты яше тулып килә инде. Әмма гел безнең кулда әле ул.

Соңгы арада бик тә нык ардым. Кызым көне-төне эштә, аңа да берни әйтә алмыйм. Нишлисең, яшәргә, даруларга, массажларга акча кирәк. Бушка гына бирелгәне җитми бит аның. Бердәнбер бала булгач, кызымның бүтән таяныр кешесе дә юк.

Сәламәт баланы киендереп, урамнан йөреп кайту да күпме көч таләп итә. Ә монда миңа авыру баланы тәрбияләп йөртергә кирәк. Үзен-үзе белештермәгән баланы киендереп, арбага утыртып йөреп кара син. Шулай шул, һәр нәрсәнең үз вакыты.

Пенсиягә чыккач бигрәк тә. Аллам инде. Кайчак башыма гөнаһлы уйлар да килә: бу бала булмыйча гына калса, тормышыбыз бу кадәр авыр булмас иде дим. Кызым ирле булыр иде, мин дә бу кадәр арымас идем. Күнгән идек бит инде, өметләр киселгән иде. Әмма язмышыңа язылып куйса, нишлисең, син күрәсен башка берәү дә күрми шул.

 

Язмыш кочагы
Фото: Miloserdie.ru

 

Бәйле