Эстрадада «Яңа исем» һәм «Иң популяр җырчы» — ТМТВ премиясе кемнәргә бирелә? [исемлек]

-- Лэйсирэ

Кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә ТМТВ премиясен тапшырдылар. Әлеге тантана ТМТВ каналы оешканнан башлап дүртенче тапкыр булды, дип яза Татар-информ.

Быелгы премиянең режиссеры – ТМТВ каналының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов. Премияне Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Рамил Шәрәпов, Рамил Шәрәфиев, Иркә һәм Айрат Ильясовлар алып барды. Сценарийның төп авторы – Рамил Шәрәфиев. Тантананы Илдар Хәкимов ачып җибәрде.

Сәхнәгә 45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер,алтмыштан артык биюче чыкты.

Номинантлар исемлеге:

1. “Иң яхшы старт” – Марина Карпова;
2. “Иң назлы дуэт” – Лия Шәмсина һәм Хәбип Шәрипов;
3. “Яңа исем” – Рината Тей;
4. “Иң яхшы җыр театры” – Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов;
5. “Яңа иҗади тандем” – Гүзәлия һәм Азалия Вәлиева;
6. “Ел ачышы” – “Бәхетле” төркеме;
7. “Топ клип” хит-парады лидеры” – Данир Сабиров;
8. “Ягымлы җырчы” – Люция Мусина;
9. “Мәхәббәт җырчысы” – Фәрит Фәйзрахманов;
10. “Танцеваль проект” – ANN SU;
11. “Романтик җырчы” – Чәчкә;
12. “Романтик җырчы” – Артур Минһаҗев;
13. “Иң яхшы лирик җыр” – Илсаф, “Онытырга телим мин сине”;
14. “Чит илдә төшерелгән иң яхшы клип” – Элвин Грей һәм Бабек Мамедрзаев;
15. “Яңа сольный проект” – Линара Батталова;
16. “Яшьләр проекты” – Динара Рәхимова;
17. “Оригиналь исем” – Фирүзә Париж;
18. “Автор-башкаручы” – Фирюзә;
19. “Автор-башкаручы” – Виталий Агапов;
20. “Җырлы гаилә” – Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар;
21. “Егетләр мәхәббәте” – Динә Вәлиева;
22. “Хатын-кызлар мәхәббәте” – Марат Шәйбәков;
23. “Хит-парадлар лидеры” – Ландыш Нигъмәтҗанова;
24. “Иң яхшы клип” – Салават һәм Гүзәлем Миннихановлар, “Мин сине озак эзләдем”;
25. “Иң популяр җырчы” – Элвин Грей;
26. “Иң стильле башкаручы” – Алсу Әбелханова;
27. “Иң стильле башкаручы” – Айрат Сафин;
28. “Кабатланмас тавыш” – Эльмира Кәлимуллина;
29. “Лирик җырчы” – Рамил Галимҗанов;
30. “Халыкчан җырчы” – Вадим Захаров;
31. “Ел ташкыны” – Хәким;
32. “Яңа дуэт” – Гүзәл Әхмәтова һәм Илшат Яппаров;
33. “Иң яхшы лирик җыр” – Рәфинә Ганиуллина, “Исемсез хат”;
34. “Лирик җырчы” – Резедә Әхмәтвәлиева;
35. “ТМТВ гимны өчен” – Булат Җиһаншин;
36. “Иң яхшы клип һәм җыр” – Азалия Зиннәт, ”Җаныкаем”;
37. “ТМТВ продакшн тәкъдим иткән иң яхшы клип” – Эльмира Сөләйманова, “Сине яратканны онытма”;
38. “Герой ата” – Илназ Баһ;
39. “Гастрольләр рекордсмены” – Ризат-Зинира Рамазановлар;
40. “Иң яхшы дуэт” – Алсу-Азат Фазлыевлар;
41. “Иң яхшы клип һәм җыр” – Әнвәр Нургалиев, “Кочаклама яратмыйча”;
42. “ТМТВ телеканалының махсус премиясе” – Хәмдүнә Тимергалиева;
43. “Тамашачы мәхәббәте” – Иркә;
44. “Тамашачы мәхәббәте” – Рифат Зарипов;
45. “Халык мәхәббәте” – Филүс Каһиров;
46. ТМТВ каналының махсус номинациясе – “Татар сәнгатенә зур өлеш керткән өчен” – Айдар Галимов.

Бәйле