Суган кыягы сатып баеп буламы? — Шәһри Казан

-- Лэйсирэ

Казанда да авылча яшәп бу икән бит. Константиновка бистәсендә Вафиннар гаиләсе яшәү урыны буларак шәһәрне сайласалар да, җиргә, бакча эшенә мәхәббәтләре сүрелмәгән. Шуңа күрә өй яннарына теплица ясап куйганнар. Ел әйләнәсе шунда яшел тәмләткечләр үстерәләр. Кызыксынулары шул кадәр зур булган ки, уеннан гына башланган эшләре бизнеска ук әйләнеп киткән.

– Минем бакчада казынырга яратуымны күргән иде, беркөнне ирем, кисәктән генә: «мин сиңа теп­лица ясап бирәм», – диде. Мин, әлбәттә, ризалаштым. Көтәм-көтәм моның теплица ясаганын, бу ашыкмый һаман. «Кайда соң вәгъдә иткән теп­лицаң?» – дим моңа. «Мин сиңа гадәти булмаганын төзим», – дип күз кыса бу. Менә шулай төзелеш эшләре башланып китте дә инде. Барысын да ирем үз куллары белән эшләп чыкты. 2016 елның декабрь аенда салып бетерде, инде 2017 елның гыйнварында беренче уңышыбызны алдык, – ди Зилә Вафина.

Теплица тулысынча аның карамагында – нәрсә утыртасын, нинди эшләр башкарасын ул барлап, хуҗа булып йөри.

– Теплицага нәрсә утыртыйк икән дип озак уйладык. Ахырдан яшел тәмләткечләр үстерергә булдык. Суган, кинза, салат, петрушка яхшы үсә анда, – ди хуҗабикә.

250 квадрат метрлы теп­лицалары җир астыннан җылытыла икән, шуңа да яшел тәмләткечләр ел әйләнәсе яхшы үсә монда. Март аенда гомумән җылытмыйлар икән. Хәзерге вакытта да 30 градус эссе иде. Кояш астында шулай җылына икән. Корылманы каплау өчен поликарбонатның да калынын – 16 миллиметрлысын алганнар, як-ягын суык кермәсен өчен пенопласт белән япканнар. Үсемлекләр тизрәк һәм яхшырак үссен өчен, утлар һәм вентиляция куйганнар.

– Суган үстерү отышлырак. Ул башкаларга караганда тизрәк өлгерә. Утырткач сатуга чыкканчы якынча ике, күп дигәндә, өч тәүлек вакыт китә. Укроп авыррак үсә. Ул бит җәй көне дә бер айсыз күтәрелми. Ләкин бәясе базарда кыйммәтрәк йөри, шул уңай ягы бар. Кинза, петрушкалар да яхшы үсә теплицада. Руккола, салат яфракларын да яратып, сорап алалар, – ди Зилә.

Суган өчен орлыкны хуҗалар көзге ярминкә вакытында алып калырга тырыша. Быел, мәсәлән, килосын алты сумнан сатып алганнар.

– Махсус теплицада үстерә торган суган сортлары бар. Ләкин алар бик кыйммәт. Әйтик, шалот дигән сортның килосы – 300 сум. Бер караганда, аның уңышы гади суганга караганда күбрәк була. Бер тамырдан өч, дүрт, биш кыяк та чыгарга мөмкин. Гади суган орлыгыннан, күп дигәндә, ике кыяк кына чыга. Бәясе кыйммәт булганга, без гади суган утыртабыз, – ди Зилә.

Җиргә утыртканчы, суганны бер-ике тәүлек марганцовкалы суда тоталар. Зилә ханым сүзләренчә, болай эшләү аны авырулардан саклый, тизрәк баш калкытырга ярдәм итә. Тамыр җибәрсен өчен, гади суда гына да тотып була икән. Кайвакыт, тизрәк үссен дип, суганның кыяк чыга торган ягын бераз гына кисеп тә ала икән хуҗабикә.

– Бакчага кеше вак суган чәчәргә тырыша. Теплица өчен 3–4 сантиметрлы зурлык­тагы суганнарны утыртыр­га кирәк. Орлыкка дигән суган үсенте җибәрмәскә һәм коры булыр­га тиеш, – ди Зилә.

Хуҗабикә суган утыртыр алдыннан җирне ат тиресе, корым һәм ком белән уңдырышлы итә. Мондый туфракта суган яхшырак үсә икән.
– Суганга кортлар, паразитлар куркыныч түгел. Артык күп су сипсәң генә вак чебен чыгарга мөмкин. Бездә, теплица артык дымлы булмасын өчен, махсус вентиляторлар эшли. Суган чебене бик чыкканы юк. Күренә башласалар, мин тәмәке шашкасы (табачная шашка) кулланам. Ул зыянлы түгел, химиясез продукт. Вак чебен аның исен яратмый, – ди Зилә.

Суган артык су да яратмый икән әле.
– Беренче атнасында ике көнгә бер тапкыр су сибәргә ярый. Икенче атнасында сипмәскә тырышам. Әйтик, кичтән су сипкән суганны иртән сатуга алып чыгасың икән, ул суган озак тормый, шиңәчәк. Күп кенә оптовиклар, су сибеп, суганның авырлыгын арттыра. Ләкин мондый суган түбән сыйфатлы була. Сатуга чыгарасы суганга мин бер атна алдан су сипми башлыйм. Ул озаграк та саклана, тәмлерәк тә була, – ди Зилә ханым.

Хуҗабикә суганнан кергән табышын да яшермәде. Бер түтәлдән чиста 30 мең керем ала икән. Барлыгы биш түтәл суган үстерә.

– Яңа ел, 8 Март бәйрәм­нәренә суганны бик күп алалар. Ә менә Пасхага үстерелгән суган җитмәскә дә мөмкин. Чехов базары эшләгән вакытта Пасха бәйрәменә үзем дә суган сатып караганым бар. Иртәнге тугыздан көндезге икегә кадәр 5 мең сум акча эшләдем. Ике көндә кулга 10 мең акча керде, – ди Зилә Вафина.

Хуҗабикә: «суганны элек помидор, кишер, чөгендер, бак­лажан утыртылган җиргә төртсәң, яхшырак үсә», – ди. Ул үзе дә шулай алмаш утыр­тып, җирне ял иттерә икән.

Алисә Шәрәфиева, Шәһри Казан

Бәйле