Урамга чыкмагыз. Кыш кире кайта!

-- Лэйсирэ

25 март Татарстанда һава шартлары кискен начарланачак. Бу республикада атив көньяк циклон хөкем итүе белән бәйле, дип аңлата Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

Кайбер районнарда һәм Казанда урыны белән томан төшәчәк. Иртән һәм көндез кар, карлы яңгыр яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитеп, буран хасил булачак.

Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре саклана.

Мондый шартларда Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска, игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

Юлларда авыр хәлгә юлыгучылар тәүлек дәвамында 533-38-88 телефонына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

Фото: Бизнес Онлайн

Бәйле