Биш бала алып кайту дуслыкка киртә буламы?

-- Лэйсирэ

Хатын-кызлар дуслыгы – мәңгелек тема. Күпләр мондый төшенчә юк диләр, имеш аларның мәнфәгатьләре туры килсә – гүзәл затлар бер-берсен “ашарга” әзер. Бу, чыннан да шулаймы? Хатын-кызлар турында хисапсыз мәзәкләр йөри. Дөрес, нигездә аларны ир-атлар уйлап тапкан дип санала. Ләкин, эш шунда: гадәттә хатын-кызлар бер-берсен көндәш буларак кабул итәргә яратылганнар.

“Служебный роман” фильмын хәтерлисезме? Аның төп герое Людмила Прокофьева, Анатолий Новосельцевка бер дустының йөргән егетен алып киткән өчен, ничек итеп калган иптәш-кызларын “юк итүен” сөйли. Кызганычка каршы, мондый хәлләр тормышта еш очрый.

Ахирәтләр көнләшә

Әлбәттә, хатын-кыз үзен башкалар белән чагыштырырга ярата. Тик менә үзеннән уңышлырак тормыш алып баручы ахирәтенә сокланып карый алмый. Әгәр дә дустыгызның өстенлеген танып, моның белән килешсәгез – ике арадагы җылы мөнәсәбәтләрне саклап кала алырсыз. Үзен өстенрәк сизгән хатын-кыз, сезгә көндәш итеп карамас. Киресенчә, ярдәм кулы сузарга гына торачак.

Яраткан кешегезне алып китәргә җыена

Дусларның бер-берсеннән сөйгән ярларын тартып алулары сирәк күренеш түгел. Кайчагында гаилә бәхете өчен алар арасындагы көрәш, әхлак нормаларыннан да тайпылырга мөмкин. Бу очракта һәрбер сөйкемле ахирәтне көндәш итеп күрү мәгънәсезлек. Сез яратам дип уйлаган ир-атның холкы шундый икән, аны чит-ят хатын-кыз да тартып алырга мөмкин бит. Бәлки бу очракта дусларга рәхмәт кенә әйтергә кирәктер.

Кияүгә чыккач, балалар тугач дуслык бетә

Кайчагында хатын-кызлар озак вакыт аралашып яшәгәч, кинәт кенә аралары суына. Берсе кияүгә чыга, бала алып кайта. Икенчесе ирекле тормышын дәвам итә. Тормышта аларның уртак охшашлыклары бетә, мәнфәгатьләре үзгәрә, имеш. Ләкин, кагыйдә буларак чын дуслар арасында бу сирәк күренеш. Гадәттә күптән бергә аралашучылар арасында кияүгә чыгу, хәтта биш бала алып кайту да дуслыкка киртә була алмый.

Социаль шартлар аркасында

Вакыт узу белән барыбыз да үзгәрә: кемдер байый, икенчеләр киресенчә матди кыенлык кичерә. Имеш шул чагында тормышта уңышка ирешкәннәр ахирәтенә өстенрәк карый башлап элемтәне өзәләр. Әгәр дә чын дуслар булсалар, баеганы киресенчә авыр хәлдә калучыга ярдәм итәчәк. Аларның холыклары шундый.

PS. Хатын-кыз дуслыгы асылташ белән чагыштырырдай сирәк очрый торган күренеш. Бер-берегезне яклагыз, казанышларыгызга чын күңелдән шатланыгыз, әмма шәхси чикләрне бозмагыз. Һәм ул чакта кызлар дуслыгы, малайларныкыннан ким булмаячак.

tatyash.ru

Фото: Пиксабай

Бәйле