Рифат Зарипов: «Кемнән-кемнән?! Синнән көтмәдем Вадииим!»

-- Лэйсирэ

Пародияләр остасы һәм җырчы Рифат Зарипов ТМТВ каналында чыгып килүче “Сер булып калсын” тапшыруында кунак булган. Видеоның бер өзеге соцчелтәрләрдә таралды. Сүз барышында әңгәмәдәшләр бала тәрбияләү темасына да кагылып үткәннәр.

“Бала карауны концерт куюга караганда да авыррак дип саныйм. Бала карау – ул зур эш” ди Рифат Зарипов.

Бу сүзләр, әлбәттә инде, тамашачыларның күңеленә хуш килгән. Әлеге теманы күтәреп алып, халык күп итеп комментарийлар язып, зур итеп гәп куерта башлаганнар.

“Моны аңлаган ир-атка молодец диясе генә кала. Рифат, син молодец!” дип язганнар. Ләкин көтмәгәндә моннан да зуррак бәхәс бөтенләй башка сәбәп аркасында кыза башлый. Барысы да Вадим Захаровның “ Җен ачуларымны чыгара шушы рифат Зарипов, акыллы сүзләр сөйли инде янәсе” дип комментарий калдыруыннан башлана.

Башкалар шунда ук җырчыны «атакалый» башлый. Рифат үзе дә: «Кемнән-кемнән?! Синнән көтмәдем Вадииим!» дип яза. Аның сүзен куәтләп башкалар да: “Рифатның уңышларыннан көнләшә дигән фикер уята”, “Вадимның нигә җен ачуы чыга? Дөрес сүзгәме? Димәк үз гаиләсендә шул темага карата проблемасы булган яки хәзер дә бар . Проблемасы булмаса ул кадерле вакытын монда язып әрәм итмәс иде” дигән комментарийлар калдырган.

Ахырга таба гына укучылар моның шундый шаяру икәнен төшенә: “Күңелегезгэ авыр алмагыз, шаяру безнең шулай”, дип аңлата Вадим Захаров. «Шаяру гына булган дип кабул иттем инде» ди аңа җавап итеп Рифат та.

«Чебеннән фил ясадыгыз инде» дип йомгаклап куйган тагын бер укучы.

 

Бәйле