Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсуның сөенечле хәбәре бар [фото]

-- Гузель

//Tatar today//

Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу, Инстаграмда ире белән төшкән фотосын урнаштырып, бәби көтүе турында хәбәр иткән. Ләкин кызмы-малаймы һәм нинди исем кушакчаклары турындагы сорауларга җавап бирмәячәген белдергән. «Бәбиләгәч, белерсез», дигән ул. 

«Безнең кечкенә серебез инде кечкенә булудан туктый, тиздән әти-әни булачакбыз. Дөресен генә әйткәндә, бу хакта сөйләү бик дулкынландыргыч булса да, физик яктан моны яшерүе кыен. Күпләр инде күптән сизә башлады. Менә шундый игътибарлы язылучыларым бар минем», дип уртаклашкан Алсу.

Әлеге пост астында бик күп котлау сүзләре язганнар. Йөклелеген җиңел үткәрүен, сау-сәламәт бала табуын теләгәннәр. Яңа фото урнаштырып, Алсу бу теләкләргә рәхмәтен җиткергән.

 

 

Бәйле