Радий Хәбиров Салават Фәтхетдиновка дәрәҗәле дәүләт бүләге бирә [фото]

-- Лэйсирэ

25 март, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре көнендә, башкорт һәм татар эстрадасының популяр җырчысы, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка Башкортстанның халык артисты исеме бирелә. Мәдәният эшлеклеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Радий Хәбиров котлаган.

Шулай ук мактаулы исемгә «Караван-сарай» төркеменең сәнгать җитәкчесе Вилдан Яруллин лаек булган.

Җырчы турында инде барлык мактаулы исемнәрне алып бетергән дип уйлаган тамашачыларына менә шундый бәйрәм бүләге бу.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

#татартудей Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка бүген, 25 март «Башкортстанның халык артисты» исеме бирелә. Салават абыйны һәм Вилдан Яруллинны дәрәҗәле дәүләт бүләге алулары белән котлыйбыз! Без инде Салават Фәтхетдинов барлык мактаулы исемнәрне алып бетергән дип уйлаган идек:) #Repost @maturtv ・・・ Телеканал МАТУР ТВ от всей души поздравляет Салавата Фатхетдинова и Вильдана Яруллина с присвоением почётного звания «Народный артист Республики Башкортостан». #матуртв#салаватфатхетдинов #вильданяруллин @salavat_fatkhutdinov_official @vildanyarullin

Публикация от Tatar today порталы (@tatar_today)

Бәйле