«Булмагач, каян алып табыйм мин аңа ул баланы!» [тормыш хәле]

-- Гузель

Минем тормыш алдан ук төрле авырлыклар белән башланып китте. Беренче егетемне армиягә озатып калганда, миңа унсигез генә яшь иде әле. Нык яратыштык инде бер-беребезне. Белмим, ул вакытта гына шулай тоелгандырмы, әллә чыннан да арада көчле хисләр булгандырмы. Яшьлек бит, каян аңлап бетерәсең инде аны. 

Ул армиядә чакта хатлар язышып тордык. Күпмедер вакыт үткәч, ул берничә генә көнгә ялга кайтты. Әйбәт хезмәте өчен җибәргән булганнардыр инде. Ул кайткан шатлыктан башлар әйләнде, бик сагынышкан идек. Ул күпме генә торды да, китте. Ә мин авырлы булып калганмын. Ул вакытта берни белмисең бит. Мине никтер болгата да болагата. Әти итле шулпа ярата иде. Әни көн саен зур савытта ит кайнатырга куя. Ул истән минем бөтен эчләрем актарылып укшыйм.

Казанда яшәүче Алма апаның безгә кунакка кайткан чагы иде. Берничә мәртәбә минем шулай авызымны тотып чыгып йөгергәнемне күреп, шикләнеп калгандыр. Әнигә дә берни әйтмичә, үземнән генә сораштырды. “Бөтен нәселне пычратасың бит”, – дип, берничә көннән мине үзе белән Казанга алып китте. Әнигә дә берни дә әйтмәдек. Алма апа мине кунакка алып киткән сыман итеп кенә сорады. Әни дә бик теләп җибәрде. “Урнашып булса, калырсың”, – диде.

Апа мине икенче көнне үк табибка алып китте. Анализлар биргәч, минем авырга калганым билгеле булды. Апа юктан гына шикләнмәгән икән. Киләчәкта балага узмау куркынычы турында табиб кисәтсә дә, мин абортка риза идем. Бу турыда без Алма апа белән берәүгә дә сөйләмәдек.

Тормыш кабаттан үз юлына кайтты. Нишләптер, шушы хәлләрдән соң, армиядәге егетем белән дә аралар суынды. Мин дә ул кадәр көймәдем, аның да хатлары сирәгәйде. Хезмәте беткәннән соң да тиз генә кайтмады әле ул, контракт белән калган диделәр. Әмма миңа барыбер иде инде ул вакытта. Сагынмадым да, көтмәдем дә.

Әни мине Казанга җибәрү юлын кайгыртты. Мин шунда китеп урнаштым. Югары белемем юк. Шулай да, беркайчан да эшсез, ашсыз торганым булмады. Заводта эшләп, тулай торактан бүлмә алып калырга җитештем.
Миңа хәзер 38 яшь инде. Кияүгә чыгып, ирем белән яшәвебезгә биш ел. Мин аңа үземнең үткәнемне бер дә яшермичә сөйләп бирдем. Балага да уза алмам, дидем.

Өйләнешүгә шактый гына вакыт каршы да булдым әле. Син бит сау-сәламәт ир, тора-бара бала сораячаксың, дидем. Ул арттан калмады, миңа синнән башка берәү дә кирәкми, икәү генә яшәрбез, диде. Шушы еллар эчендә без миллион сумнан артык торган чит ил машинасы алдык, аныңчы мин үземә ипотека эшләткән идем. Тулай торактагы бүлмәне сатып, зур фатир алдым.

Акча күп кирәк булгач, сөйләшеп, иремне танышлар аша эшкә урнаштырдым. Чөнки машина кредиты бар бит, ипотека да күп әле. Мин сөйләшмәсәм, ай саен 38-40 мең сум чыгып бара торган акчалы эшкә гомергә дә урнаша алмас иде ул.

Бала таба алмавым турында алдан ук кисәткән булсам да, ирем соңгы вакытта миннән бала сорап аптырата. “Әйдә, тикшерен”, – ди. Чыннан да таба алмасаң, алып тәрбиялик ди. Кырык белән барганда минем кеше баласы белән интегәсем дә килми. Кем үсәсен кем белсен. Мин хәзер үз язмышыма күнгән идем бит инде.

Кайчак кибетләрдә ирем кечкенә балаларны күреп, туктап ук кала. Мин алдан кисәткән әйбер шушы була инде ул. “Синнән башка берәү дә кирәкми” дигән булса да, сәламәт иргә барыбер дә үз баласы кирәктер. Әмма булмагач, каян алып табыйм мин аңа ул баланы! Мин бит өйләнешкәндә алдамадым, бала булмаячак дидем. Ник хәзер сорый ул миннән бала?

Тормышы урнашты, әзер фатирга кереп утырды, әйбәт машинада йөри – шуның белән азгандыр ул. Ничә еллар баласыз яшәдек әле, бер дә зарланмады. Бала кирәк булгач, ник алданрак әйтмәде соң ул аны? Мин машина да алмаган булыр идем. Ә хәзер ул әйтә, аерылышсак, машинаны алам, ди. Машинага минем акча күбрәк кергән, аныкы түгел. Ул аны түләп тә бара алмаячак. Миннән китсә, шундук танышыма шалтыратачакмын.

Бер генә сүзем җитә – эшеннән чыгарачаклар бит. Бала сорыйсын белсәм, мин кияүгә дә чыкмаган булыр идем. Ә хәзер мин аңа ияләштем бит инде, бу тормышымнан риза. Миңа кеше баласы да кирәкми. Аласы булсам, бу яшькә кадәр алган булыр идем инде. Үзенең сүзендә тормаган иремә ачуым бик каты нык килә. Белмим, нишләп бетәрбез.

 

Язмыш кочагы
Фото: Клуб здоровья

 

Бәйле