Алинә Заһитова: «Миңа түзгәннәре өчен рәхмәт!»

-- Лэйсирэ

“Бу сезон безнең өчен иң авыры булды”. Алинә Заһитованың әтисе Илназ әнә шулай ди. Узган җомгада аның кызы дөнья чемпионы булып танылды. Моңа кадәр Россия хатын-кызлары арасында беркемнең дә фигуралы шууда барлык зур ярышларны ота алганы юк иде. Алинә мондый уңышка беренче булып иреште. Татар кызын җиңүе белән Татарстан Президенты да котлады.

Заһитова юниорлар арасында чыгыш ясаганда дөнья чемпионатын отты, Гран-при ярышларының финалында беренче булды, Олимпия фестивалендә балкыды, Россия беренчелегендә уңышка иреште. Зурлар арасына килеп кергәч, Гран-при финалын отты, Олимпия чемпионы булып танылды, Россия һәм Европа чемпионатларында җиңү яулады. Менә, ниһаять, дөньяныкын да отты.

Санап чыкканда гына җиңел. Олимпиада белән быелгы дөнья чемпионаты арасында Алинәнең ниләр кичергәнен спорттан ерак кешеләр дә белә булыр. Башта ул Миланда бишенче урында калды. Аннары Россия чемпионатында үзеннән кечерәкләргә оттырды. Гран-при финалында, Европа чемпионатында икенче булды. Хәтта спорттан китү турында да сүз чыккан, диләр. Хәер, монысын тренеры Этери Тутберидзе да таныды. Дөнья чемпионатына барып торырга кирәк микән, дип икеләнүчеләр дә булган. Ике ай эчендә нәрсә эшләгәннәрен Алинә үзе, тренеры һәм якыннары гына белә. “Миңа түзеп торганнары өчен командама рәхмәт”, – ди спортчы.

Көндәшләреннән бигрәк, үзе белән үзе ярышкан һәм әнә шул сынауны уза алмаган татар кызы Япониядә узган ярышта, ниһаять, җиңәргә дип чыкты. «Олимпия сезонында миңа һәрнәрсә яңалык булды һәм шуңа кызык иде. Хәзер исә ничек авыр икәнен беләм. Чыгыш ясавы бик катлаулы. Әмма сезонны яхшы нәтиҗә белән тәмамлыйсы килгән иде, – диде Алинә Сайтама каласында җиңү яулагач. – Хыяллар тормышка ашамы? Моны мин төгәл беләм. Моның өчен үзеңә ышанырга, курыкмаска, максатыңа таба атларга кирәк. Хәтта берни килеп чыкмаган очракта да.

Алинәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. Аның өчен барлык татар халкы сөенә. Татарстанда аны үзебезнең спортчы дип саныйлар. Моны аңлап бетермәүчеләр дә бар. Чемпион кыз Ижауда туган, хәзер Мәскәүдә чыгыш ясый, безгә исә бернинди катнашы да юк, янәсе. Актанышта туган әтисе Илназ Алинәнең бозга тәүге тапкыр Әлмәттә басканын, беренче күнегүләрен шунда уздырганын сөйли. Әле Ижауда яшәгәндә дә, күнегүләр уздыру өчен Әгерҗегә килеп йөриләр. Профессиональ спорт чыгымнар сорый. Заһитовларга Татарстаннан ярдәм итүчеләр була. Узган ел алар гаиләләре белән Казан Кремлендә кунак булып китте. Хәзер исә аралар тагын да якынайды. Илназ Заһитов башкаланың “Ирбис” клубында тренер булып эшли. “Алинә чемпион исемен яулагач ук, телефон аша сөйләштек. “Афәрин кызым”, – дидем. Әйе, мин аңа татарчалап “кызым” дип эндәшәм. Башкача булырга да мөмкин түгел, – диде Илназ әфәнде “ВТ” хәбәрчесенә. – Безнең өчен бу сезон узганыннан авыррак булды. Катлаулы ярышлар аша узарга туры килде. Әмма тырышлык юкка китмәде. Алинәне Япониядә бик якын күрәләр дисезме? Кем белә, бәлки, җиңү яуларга анысы да ярдәм иткәндер. Алга таба исә нәрсә буласын әйтә алмыйм. Сөйләшергә дә вакыт юк”.

Алинә әлегә Япониядә калган. Бер тамашада чыгыш ясыйсы бар икән. “Киләчәккә планнар корырга тырышмыйм. Чөнки иртәгә ни буласын төгәл әйтеп булмый. Бүгенге көн белән яши торган кешеләр бар. Мин дә әнә шундый. Әмма шунысын төгәл әйтә алам: чыгышымны дәвам итәчәкмен”, – дигән ул. Яңа сезонда зурлар ярышына узган ел яшьләр арасында алкыш җыйган кызлар чыга. Бу җиңү Алинәнең алар белән дә ярышачагын раслый.

(Илнар Хөснуллин/“Ватаным Татарстан”, /№ 42, 26.03.2019/)

Фото: РИА Новости

Бәйле