Андрей Малаховка җитди гаепләү белдерелә

-- Лэйсирэ

Популяр булган «Прямой эфир» тапшыруын алып баручы Андрей Малаховны «Дом-2″проектында катнашкан Нонна Щукинаны кыйнауда гаеплиләр. Бу хакта Нонна үзе белдергән, дип яза Лайф.

Кыз чираттагы ток-шоу чыгарылышын төшергән вакытта Андрей сәхнә артында аңа  кул күтәргән дип әйтә. Үзенең сүзләрен исбатлар өчен, ул алынган имгәнүләр медиклар тарафыннан теркәлгән дип раслый һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә җыенуын белдерә.

47 яшьлек Андрей Малаховның директоры Алексей Миндель моны юк сүз дип атый һәм нинди дә булса комментарийлар бирүдән баш тарткан.

— Мин хәтта бу юләрлекне шәрехләргә дә теләмим, дигән Алексей Миндель.

Фото: соцсети

Бәйле