«Бер Салават җитә, башка кирәкми. Җырчылар курка» – TMTV премиясенең сәхнә артыннан 13 төп фикер [видеорепортаж]

-- Гузель

//Tatar today//

Үткән атна азагында «Пирамида” күңел-ачу комплексында грандиоз шоу – TMTV премияләрен тапшыру тантанасы узды. Бу вакыйга, гадәттәгечә, кызыл келәмнән башланып, TMTV гимнын башкару белән төгәлләнде. Без залдан, сәхнә артыннан әлеге тамашаны күзәттек, чыгыш ясаучы артистлар, премия алучылар белән аралашып, премиягә карата фикерләрен сораштык, җырларның, җырчыларның популяр булуының серләрен ачыкларга тырыштык.

Әлеге премияне урыс, чит ил эстрадасына иярергә тырышу дип кабул итәргә мөмкин. Мондый форматта бүләкләү дүртенче ел уздырылса да, татар эстрадасында яңа күренеш. Әлбәттә, җырчыларның моңа карата үз фикере бар.

Мәсәлән, “Хит-парадлар лидеры” номинациясендә җиңү яулаган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова әлеге чараны урыс эстрадасы белән чагыштырырга кирәк түгел, чөнки иртә, дип саный. “Безнең татар эстрадасы соңга кала, артистларыбыз сүздән, гайбәттән, ниндидер адымнардан курка. Шуңа күрә, без шул бер дәрәҗәдә басып торабыз. Үсмибез дә, төшмибез дә. 50 ел эчендә аранжировкалар гына үзгәргәндер. “Татар җыры”ннан аермалы буларак, без монда фантазия, стильгә таянып, сәхнәгә чыга алабыз. Бу күбрәк яшьләр проекты. “Татар җыры” – ул икенче дәрәҗә. Анда алкаларга кадәр тикшереп чыгаралар”, дип сөйләде җырчы әлеге премияне “Татар җыры” белән чагыштырып.

Чараны алып барган, “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңеп чыккан Иркәне тәнәфес вакытында “эләктереп”, аның да фикерен белештек. Ул үзенең оештыручылар яклы булуын әйтте. Урыс эстрадасыннан калышмаска тырышу булса да, начар түгел дип саный. “Компаниянең хәленнән килә. Молодцы. Эшләсеннәр. Мондый зур концертлардан элек “Татар җыры” гына иде. Аннан соң TMTV премияләрен тапшыру. “Татар радиосы” концерты өстәлде – бу “Татар җыры”ның балалары дип әйтсәң була, мондый чаралар булырга тиеш”, диде Иркә.

Иркәдән җырларның популяр булуы нәрсәдән тора икәнен дә кызыксындык. “Бернәрсәдән дә тормый. Бары тик халыктан гына тора. Кайвакыт җыр яздырганда бу җырым яхшы хит булырга тиеш, дип тырышып өйрәнәсең, ләкин исе дә китми халыкның. Ә бер дә уйламаган җырларны үз итеп куярга мөмкин тамашачы”, дип уртаклашты ул.

Тормыш иптәше Зинира белән “Гастрольләр рекордсмены” булган Ризат Рамазанов та шундый фикердә. “Кайвакытта без  җырны – менә бу хит була дип эшлибез, ләкин тамашачы аны кабул итми. Әмма безнең барлык җырлар да чын күңелдән”, дип белдерде Ризат.

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков премиядә беренче тапкыр катнашып, “Хатын-кызлар мәхәббәте”н яулады. Аның фикеренчә, җырның популярлыгы көе, мәгънәсе, сүзләреннән тора. Талгын җырмы, биетә торган, тиз ритмлы җырлармы, аермасы юк. Тамашачы хәл итә”, диде ул.

Җыр популяр булсын өчен – халыкка ошарга тиеш дип саный “Җырлы гаилә” – Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар. “Әгәр җырчылар аның серен белсә, эстрадада гел хит җырлар гына булыр иде. Алдан әйтеп булмый, тырышырга кирәк”, дип үз сүзен әйтте Рамил.

“Ир-атлар арасында иң яхшы клип” номиниясендә җиңгән Әнвәр Нургалиев бу уңышы аның командасы – шагыйрьләр, композиторлар, аранжировка ясаучыларның бергә эшләү нәтиҗәсе дип саный. “TMTV премияләрен тапшыруны оештыру дәрәҗәсе елдан-ел арта. Монда катнашуым – минем өчен зур бәя. Гастрольләребез тыгыз булса да, килеп җиттек, чөнки мондый чараны калдырырга ярамый”, дигән фикерен белдерде җырчы.

Бабек Мамедрзаев белән “Чит илдә төшерелгән иң яхшы клип”, үзе «Иң популяр җырчы» премияләрен алган Elvin Grey  да TMTV тантанасында һәр елны катнашырга тырышуын ассызыклады. “Бу тантана Барс Медиа тарафыннан бик күп артистларны бергә җыеп, югары дәрәҗәдә оештырыла, аларга рәхмәтлебез. Нинди телдә җырласаң да, ул халыкка ошарга тиеш. Җырларымның популярлыгы нәрсәдә икәнен әйтә алмыйм, анысын халык әйтсен, димәк аларга ошый. Һәр җырчының үзенең тамашачысы. Аллага шөкер, минем зур гаиләм бар дип әйтә алам һәм мин аларга рәхмәтлемен. Алар мине күтәрәләр, миңа ышаналар”, дип рәхмәтен җиткерде Башкортстанның атказанган артисты Elvin Grey.

Сәхнә артына Хәмдүнә Тимергалиева кулларын җәеп, елмаеп, барысы белән исәнләшеп килеп керде. Ул “TMTV телеканалының махсус премиясе”нә лаек дип табылды. Әлбәттә, премия хакында аның да фикерен сорашмый кала алмадык. Хәмдүнә апа моны артистларның иҗат экзамены, йомгаклау концерты дип кабул итә икән. “Яшьләрне үстерә торган фестиваль. Әйбәт күренеш бит бу. Милләтебезнең байлыгы бит алар. Мин монда берничә ел катнашам. Борынгы заман кызларыннан берүзем. Киләчәктә дә мондый чаралар булсын иде. Европа илләре үткәргән шикелле, Барс Медиа аны югары дәрәҗәдә эшли”, диде халык артисты.

Хәмдүнә Тимергалиеваның соңгы арада татар эстрадасында барлыкка килгән яңа юнәлешләр, яңа исемәргә карата фикерен дә белештек. “Яңа юнәлешләргә карашым уңай. Һәрбер кеше үз стилендә эшли, аның индивидуаль халәте, хезмәте бар. Бөтен кеше дә минем шикелле, Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина яки Әлфия Афзалова кебек җырларга тиеш түгел. Алай булса, кызык та түгел. Салаватка охшатып җырлаган кешеләр бар. Бер Салават бар бит инде, башка кирәкми. Менә Elvin Grey килеп керде эстрадага. Шулкадәр матур юнәлеш. Бөтен яшьләр аңа агылды. Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова бар. Алар төрлесе төрлечә. Әнә шулай булганда гына сәнгать кызыклы була. Җырчы популяр булсын өчен, беренчедән, тавыш, вокал культурасы булырга тиеш”, дип белдерде танылган җырчы Хәмдүнә Тимергалиева.

TMTV Production җитәкчесе Лилия Кадыйрова башка артисларның җавап бирүен ишетмәсә дә, барлык фикерләргә йомгак ясап, фикерен җиткерде.

“Мондый премияләр урыс эстрадасында түгел, чит илдә барлыкка килгән, шуңа күрә кабатлау түгел, заман белән бергә атларга тырышу. Аларда булганны, нигә үзебездә эшләп карамска?! Билгеле, монда барыбер ниндидер миллилек, татарлыгыбыз бар.

Тантананың максаты – тагын бер кат җыелып, сезонга нокта кую, кемнең нәрсәгә лаеклы икәнен ачыклау. Бу артист өчен дә, режиссерлар, аранжировкалар ясаучылар өчен дә кечкенә генә нокта. Шул ноктадан соң, иҗат яңача башлана. Иртәгедән мин дә шәп клиплар төшергән режиссер түгел, ул да гастрольләр рекордсмены булган супер йолдыз түгел. Яңа сезонда, яңача эшләргә кирәк. Шул стартны канатландырып җибәрү, әз генә ут төртү өчен, үзеңә дә, артистка да бу бик әйбәт проект”, диде Лилия Кадыйрова.

Җыр көйләре авторы, бу тантанада биш җыры премия алган Айдар Тимербаевның үз шелтәсе бар. Ул монда премияләрне җырчыларга тапшырып, авторларның эшен бәяләмәүне хупламый.

“Җырларны язганда бала тудырган шикелле башта сүзләрен эзләнәбез, табабыз, җанны салып, көй чыгарабыз. Аннан соң җырчыларга биргәч, сыннарны, премияләрне аларга тапшыралар. Миңа аның бүләге дә кирәк түгел, авторларны әйтергә була бит инде. Мин мондый әйберләрне бер дә хупламыйм”, диде композитор, хитлар авторы Айдар Тимербаев.

Шулай ук көйләр язучы, автор-башкаручы Гүзәлия дә Айдар Тимербаев фикере белән килеште. “Үкенечлерәк хәл бу. Чөнки җырчыларның шәп репертуары булмаса, аларга күтәрелүе авыр дип уйлыйм. Иң мөһиме – репертуар. Аннары калган нечкәлекләр. Иң беренче тырыш булырга, бирешмәскә кирәк. Икенче карашка, бу лотерея, дисәм дә ярый. Язмыш. Анысы да бар”, дип уртаклашты җырчы Гүзәлия.

Җырларының популяр булачагын ул 100% булмаса да, 90% алдан белә икән. “Хит, дип әйтеп булмый, әмма ниндидер популярлык алыр дигән уй килә минем”, дип белдерде “Яңа иҗади тандем” номинациясендә, Башкортстанда яшәп иҗат итүче, җырчы Азалия Вәлиева белән премия алган Гүзәлия.

“Романтик җырчы” номинациясендә җиңеп, сәхнәдән кулына бүләк тотып чыгып килүче Чәчкәне туктатып, хисләре белән уртаклашуын сорадык. “Мин бик бәхетле. Шушы чара дүртенче тапкыр үткәрелә — дүртенче тапкыр премия алам. TMTV каналы белән эшләүне сайладым, чөнки алар бик креатив, заманча, башка каналларга охшамаска тырышалар. Бу яшь җырчыларыбызга үзләрен, талантларын күрсәтергә яхшы мөмкинчелек”, диде Чәчкә.

Җырчы Хәким өчен “Ел ташкыны” премиясен алу аеруча истә калырлык булган. Чөнки сынны аңа продюсеры Гүзәлия тапшырган. Кичерешләрен сөйләвен сорагач, Хәким сүзен, беренче чиратта, продюсерына рәхмәт әйтүдән башлады. “Продюсерым Гүзәлиягә һәм яраткан тамашачыларыма рәхмәтемне белдерәм. Бу минем икенче премиям. Мин бик бәхетле”, дип белдерде Хәким.

Быел дүртенче тапкыр оештырылган тантана алты сәгать барды. 45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер, 60тан артык биюче катнашты.

 

Текст: Гүзәл Гыйбадуллина
Фото: Илнар Сафиуллин
Видео: Рамил Вәлиев

 

Бәйле