Үлемтеккә дигән акчамны алып, “Кашык тота аласың, минем кирәгем юк”, дип чыгып китте

-- Гузель

Чаллыда яшәүче 87 яшьлек Тәслимә апа Сәхәбиева­дан хат килеп төште. Мондый хатлар­ны уку да, гаилә арасындагы проб­лемаларны өйрәнү дә читен. Туганнар бит, аңлашырлар, уртак фикергә килерләр дип уйлыйсың. Ләкин 87 яшьлек апаның хатын игътибар­сыз калдырырга да хакыбыз юк. Исем-фамилиясе, адресы язылган, конверт тышына пичәте сугылган!

“Беренче төркем инвалид мин, – дип башлаган ул хатын. – 40 ел балалар укыттым. Ирем белән эшләп ике бүлмәле фатир алдык. Әле дә шунда яшим. Ирем үлеп киткәч, миңа социаль ярдәм күрсәтүче билгеләделәр. Шул вакытта әтинең апасының кызының кызы – Актанышта яшәүче Фәһимә “мин аны үзем карыйм” дип, хезмәт күрсәтүче белән төзегән килешүне өздерде.

Миңа 80 яшь тулганда “дарственный” яздырып, картлар йортына озатырга иде исәбе, ләкин мин язмыйм дидем.

Шуннан соң алар миңа берни дә аңлатмыйча “Договор пожизненного содержания с иждивением” дигән кәгазьгә кул куйдырдылар. Шушы кәгазь белән Фәһимә 2011 елда минем фатирны үз исеменә күчергән.

Килешү буенча Фәһимә мине ашатырга, киендерергә, дәваларга, фатирда ремонт ясарга, аның өчен түләргә тиеш булган. Ләкин, киресенчә, мин аларга өй күтәрергә, туй ясарга, бала укытырга, малаена машина алырга булыштым, күп акчалар бирдем.

Актанышта яшәп, айга ике-өч тапкыр килеп инвалид пенсионер карчыкны карап буламы?

Минем сул кулым тумыштан юк, хәзер уң кулым да эшләми. Моңа кадәр ашарга үзем пешерә, идәннәрне дә үзем юа идем. Кеше ярдәменә мохтаҗ булмадым. Ә хәзер миңа ярдәм кирәк була башлагач, үлемтеккә дигән акчамны алып, “кашык тота аласың, минем кирәгем юк” дип, чыгып китте.

Туганнар шундый була аламы?” – дип хатына нокта куйган ул.

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 12 нче саныннан укый аласыз.

Бәйле