«Кеше баласын үземнеке итеп кабул итә алмыйм. Әнисен яратам, аңа ияләштем, ә балага…» 

-- Гузель

Яшьлегемдә минем шактый гына көчле хисле мәхәббәт булып алды. Ул кыз да мине ярата иде. Әйбәт йөрештек, мин аны нык яраттым. Өч ел йөрештек. Әти-әниләре белделәр. Мин бит аларга баргалап та йөри идем, кереп утырган чаклар да булды, сөйләшеп утыра идек. Әмма юктан гына талаштык та, ул кыз мине янына бүтән якын җибәрмәде.

Берәр ел чамасы узгач, никахлашкан икән дип ишеттем. Минем дә горурлык бар бит инде, күпме йөреп була кеше артыннан. Шулай да өмет бөтенләе белән беткән иде дип әйтә алмыйм. Барыбер дә бер йомшарыр әле, холык күрсәтүе генә булыр дип уйлый идем эчтән. Әмма ул үзе өчен барысын да хәл иткән булып чыкты.

Никахлары хак булып чыкты, кешедән белештем. Казан кияве, диделәр. Кайдан табышканнардыр, аның Казаннарга барып йөргәне юк иде болай. Бәлки интернеттан танышканнардыр. Минем дуслар арасында әллә ничә кеше шулай интернеттан танышты. Кайсысы бергә яши хәзер, кайсысы юк.

Кызның кияүгә чыгуын мин нык авыр кичердем. Әти-әни, туганнар тынычландырды мине. Сау-сәламәт ир-егеткә кыз беткәнмени, яши башламас борын кайгырып йөрмә диделәр. Әмма андый чакта колакка кеше сүзе керми икән ул. Баш та берни аңламый, колак та ишетми. Исән калсаң, үз вакыты белән узса гына уза икән. Әмма йөрәк барыбер берәүне дә кабул итмәде. Танышлар бар минем болай, аралашып яшим, кызлар да тартыла миңа. Әмма күңелгә ятканы озак вакыт очрамады. Берничә ай элек үзебезнең районнан берәү белән таныштым.

Дуслар белән бергә утырып алдык та, ничектер шушы хатын белән уртак сүзләр табылып кына торды. Сөйләшеп утырырга рәхәт, холыклар да туры килгән сыман. Аннан соң дуслардан башка да очрашкалый башладык. Теге кыздан соң күңелгә кергән беренче кеше иде бу минем. Шуңа да шатлана-шаталана күрештем, очрашуларны көтеп алдым. Әмма бу хатын бер тапкыр кияүдә булып аерылган, бер малае бар. Баласы турында яшермәде ул, беренчеме, икенчеме күрешүдә үк әйтте. Мин каршы килмәдем.

Бар икән бар, бернишләтеп тә булмый бит инде аны хәзер. Ярты еллап шулай дуслашып йөргәч, бер-беребезгә нык ияләштек, бергә яши башларга кирәк дип килештек. Малае белән дә танышкан идем инде, әйбәт сөйләшеп йөрдек, мәктәптә укый ул. Әйбәт булсак та, ул хатын белән бергә яши башлаганда минем ул малайны тәрбияләргә яки киендерергә исәбемдә юк иде.

Минем бала түгел бит инде ул. Аның үз атасы бар, ул да шушы ук районда яши, эшли. Малаена әйберләрне ул алырга тиеш бит инде. Хатын да алдан берни сорамады миннән. Баласын миңа такмады, минем бала ул, синең сыртыңа тагырга җыенмыйм дигән иде.

Әмма соңгы арада әкренләп кенә барыбер минем акчадан әйберләр ала башлады. Атасы да акча түләп тора бугай инде аңа, төгәл күпме бирә торгандыр, сораганым юк. Әмма үземнең эшләп алган акчаны кеше баласын үстерүгә тотасым килми минем. Хатын ошый миңа, анысына сүз дә юк. Бергә яши башлагач, тагын да ныграк ияләштем мин аңа. Малайны какмыйм мин. Сөйләшәбез, кирәк булса, машина белән мәктәптән каршы да алам, кирәк булса, илтеп тә куям. Әмма тулысынча үземнән киендереп, әйберләр алып яшисем килми.

Атасы бар, ул карасын. Хатынга алай турыга бәреп әйтэ алмыйм әле, әмма ул да җүләр түгел инде, мине бераз гына булса да беләдер хәзер. Без әлегә өйләнешмәгән, болай гына торабыз. Әле өйләнмичә торып та мине шулай кулланганны, өйләнешеп яши башласак, хатын бу баласын тулысынча миңа тагачак бит.

Соңгы арада еш әйтә башлады: әйтик, малай белән икегез генә кереп чыгыгыз әле, кибеттән джинсы алып чыгыгыз, ди. Яки менә кичә кроссовки алдырды, шакмаклы күлмәк тә мин алган идем. Саранлыктан да, кысмырлыктан да түгел. Мин кеше баласын үземнеке итеп кабул итә алмыйм. Әнисен яратам, аңа ияләштем, ә балага – юк.

 

Язмыш кочагы
Фото: Ответпрост.ру

Бәйле