«Бу халыкны шаккаттыру булдымы?» — TMTV премиясе турында аноним хат

-- Гузель

Күптән түгел «Пирамида»да TMTV премияләрен тапшыру тантанасы үтте. Бу премия төрле фикерләр уятты. Tatar Today порталына әлеге тантананы тамаша кылучы укучыбыздан, чыгаруыбызны үтенеп, аноним хат килде. Сезнең игътибарга куярга булдык:

«Бу халыкны шаккаттыру булдымы? 6,5 сәгать концерт куеп, халыкның ничек өйләренә кайтып җитүе турында уйлаучы булмагандыр,  мөгаен. Кеше меңәрчә акча түләп,  «зәвыклы» тамаша карарга килә… Ә анда барысы да… белгәне дә, белмәгәне дә… Нинди генә номинация юк, кем генә уйлап таба?! МОҢ, МОҢ диләр…. ни икәнен үзләре дә оныттылар ахрысы, акча артыннан куып. Кайчан татар эстрадасында чыннан да ЗӘВЫКЛЫ концерт куя башларлар микән? Кеше бит ял итәргэ килә! Белгән, яраткан җырчысын тыңларга. Нәтиҗәдә шаккатып: «Кем бу?», дип утыра. Соңыннан җырлаучы артистларга яртысына буш залда чыгыш ясау күңелле түгелдер, мөгаен. Айдар абый да тулы залда, күтәренке кәеф белән утырган тамашачы каршында чыгыш ясарга тиеш иде… Кызганыч, аяныч, аны күрергэ теләп килүчеләр арып, күрә алмый китүчеләр дә булгандыр. Уяныгыз! Сәгать белән түгел, сыйфат белән кеше күңелен күрсәгез иде», диелгән әлеге хатта.

Бәйле