Казанда күпкатлы йортта газ шартлаудан җитди зыян күрүче бар [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Казанның Җиңү проспектындагы күпкатлы йортта көнкүреш газы шартлаудан соң җинаять эше кузгатылган. Шул ук вакытта идарәче компаниядә тентүләр бара. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Казанда көнкүреш газы шартлау факты буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта вакыйга урынын карау үткәрелә, «Идел буе районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе»ндә тентүләр алып барыла», – дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.

«Татар-информ» элек бүген көн үзәгендә Җиңү проспектындагы тугыз катлы йортның сигезенче катындагы фатирда шартлау булганлыгы турында хәбәр иткән иде. Янгында 38 яшьлек ир җитди тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасында Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Бәйле