«Караш» төркеме: «Минем дә бар иде шулай юләрләнеп йөргән чаклар», дип карауларын теләдек [яңа клип, эксклюзив әңгәмә]

-- Гузель

//Tatar today// 
“Караш” төркеме, ныклы адымнар белән, татар эстрадасын яулый башлады. Алар берничә көн элек клипларының кыскартылган төрен тәкъдим итсә, хәзер аның тулы вариантын күрсәтте. Егетләрне беренче клиплары белән котлап, алар белән әңгәмә кордык. 

— Егетләр, клип озак төшерелдеме? Нинди кызыклы яки кыен хәлләр булды? 
Айназ. Клипка күчкәнче, җырның тарихын сөйләп үтәсе килә. Аның тарихыннан чыгып, клипның сюжет идеясы барлыкка килде. Төркем буларак дебютыбыз 9 февральдә, “Пирамида»да “Продвижение” иҗат студиясенең 10 еллык юбилей концертында булды. Соңгы имтиханны тапшырганнан соң, безгә дебют җырыгызда нинди тема кузгатасыгыз, нәрсә турында җырлыйсыгыз килә дигән сорау бирделәр.

Без уйлаштык та, гадәти “яратам, синсез үләм” яисә “очраштык, таныштык, кавышытык” кебек темага җырлар болай да күп, андыйны башкарасы килми, дигән фикергә килдек. Бер-ике көн уйлашканбыздыр… Һәм үзебезгә якын, һәрберебезнең тормышында булган тематикада тукталдык. Һәр кешенең тормышында җавапсыз мәхәббәт булгандыр. Мәсәлән, син кыз артыннан йөрисең, аның игътибарын яулар өчен әллә ниләр эшлисең, ә ул сиңа “ноль внимания”. Шундый ачу чыга, дөресен әйткәндә… Миңа калса, бу бездә генә түгел, бик күп егетләрнең тормышында булган хәлдер.

Руслан. Егетләрнең генә түгел, кызларның да андый җавапсыз мәхәббәте булганы бардыр.

Булат. Ләкин бу “мин синсез яши алмыйм” дип җырларга кирәк дигән сүз түгел. Син киресенчә, бөтен кыюлыгыңны җыясың да, шул кызның янына барып: “Сүземне тыңла, хисләрдән курыкма, горур булма һәм гел артыңнан йөрермен дип уйлама”, дип әйтергә бер сәбәп.

Айназ. Шул темага таянып, бергәләп сүзләрен яздык. Рәсим Фасыйхов музыкасын язып бирде. Шулай җыр туды да инде.

Дамир. Мондый җавапсыз мәхәббәт мәктәп елларына, студент чорына хас, шуңа да без клипта булган сюжет линиясен мәктәп бинасында төшердек. Клипны караган һәр укучы, студент “бу бит минем турында”, ә инде мәктәпне күптән тәмамлаган олы кешеләр “минем дә бар иде шулай юләрләнеп, бер кыз артыннан йөргән чаклар” дип карасын өчен.

Төшерү процессына килгәндә, без клипны ике көн төшерергә тиеш идек, ләкин Айназны кинәт эшеннән командировкага җибәрделәр, шуңа күрә без төшерү процессын бер көнгә сыйдырдык. Төшерү көннәрен күчерергә дип тә уйлаган идек, ләкин без планнар буенча соңарырбыз дидек, чөнки Айназ ике атнадан гына кайтырга тиеш иде. Төшерү командасы тупланган, ләкин бер көндә барысын да төшереп өлгермәбез, дип борчылдык. Иртә таңнан төшерә башладык, чөнки кичке унда Айназны самолетка озатырга кирәк иде.

Беренче чиратта, аның катнашындагы эпизодларны төшерергә тырыштык. Нәтиҗәдә, барыбер ярты сәгатькә соңга калдык. Инде Айназ самолетка өлгермәс, дип борчыла башладык. Аллага шөкер, җитеште. Без инде аннары тыныч күңел белән төшерүне дәвам итек. Сәгать төнге бердә-икеләрдә таралыштык бугай.

Руслан. Безнең белән эшләгән командага зур рәхмәт әйтәсе килә! Алар белән эшләве бик уңайлы, рәхәт иде!

Булат. Эмоцяләрне аңлатып бетерлек түгел! Бу бит безнең беренче клип! Г-горурлык! (көләләр)

— Сезнеңчә матур клиплар төшерердәй заманча музыка нинди булырга тиеш?

Дамир. Заманча музыка сүзе, миңа калса, үзе өчен үзе үк әйтеп тора. Димәк, заман тәлапләренә таянып язылган. Заманча яңгырашлы, сыйфатлы музыкаль контент дигән сүз. Шуны да әйтеп узасы килә, безнең төп максат: заман тенденцияләренә таянып ясалган татар телендәге җырлар аша, балаларда, яшүсмерләрдә татар теленә карата кызыксыну уяту. Без бит никтер сүзләрен аңламасак та, чит ил җырларын тыңлыйбыз, аннары аерым-аерым сүзләрен отып та алабыз, кушылып җырлыйбыз. Чөнки җыр, заманча әйтсәк, “качает”. Ни өчен мондый күренеш татар җырлары белән булмаска тиеш әле? Бары тик эшләргә генә кирәк.

— Кайсы сыйфатларыгыз сәхнәдә танылырга ярдәм итәр дип уйлыйсыз?

Айназ. (егетләргә) Әйдәгез, һәрберебез берәр сыйфат әйтеп чыгабыз. Мин башлыйм. Тырышлык.

Дамир. Үзгәрешләрдән, экспериментлардан курыкмаска.

Булат. Оптимист булырга кирәк.

Руслан. Иҗатыңның максаты булырга тиеш.

Бәйле