«Бу минем белмичә эшләгән гөнаһ… Ә ул: «Чын күңелемнән рәнҗим мин сиңа», диде»

-- Гузель

Мин гомерем буе туган авылымда яшәгән кеше. Армияләрдә хезмәт итеп кайткач та, беркая китмәдем, төп йортта калдым. Бу хәл минем белән 1983 елда булды. Минем 25 яшьлек чагым. Армиядән кайттым, авылда эшләп йөрим. Безнең урамда ук Фәридә апа яши. Миңа караганда олырак тол хатын иде ул. “Иде” түгел инде, хәзер дә исән-сау әле ул, аралашып яшибез. 

Менә шушы Фәридә апа үзенең этен беркайчан да бәйгә такмады. Эшкә барганда-кайтканда эт талап аптырата иде. Котыртмыйм да, үртәмим дә – туры барган җирдән килеп аякны тешли иде. Чалбар балагын да ертканы бар. “Бәйгә куегыз этне, Фәридә апа!” – дип,әллә ничә тапкыр әйткәнем булды. Тешләгән эзләрен дә күрсәтәм үзенә. Ә аның исе дә китми, болай гына бит ул, ди. Шулай да, соңгысында кисәтү ясадым: тагын тешләсә, атам да үтерәм, дидем. Чынга алмагандыр инде.

Минем дә яшь, кызу чак бит. Ул көн озак көттермәде. Көндез эштән кайтып барганда тагын килеп каптырды бу минем. Фәридә апаларның күршесендә аучы Хәмит абый яши иде. Аның өендә мылтык гел торды. Аның да ишелгалдында гына йөргәнен күреп алдым да: “Кая, Хәмит абый, бир әле мылтыгыңны”, – дип сорадым. Ул да “юк” димәде. Алып чыгып, кулыма тоттырды да, мин шундук эткә төбәп аттым да. Ядрә этнең эченә эләккән булган. Мин аттым да, оныттым. Ә ул бер атна нужаланып ятып үлгән икән.

Фәридә апа соңыннан үзе әйтте шулай дип. “Чын күңелемнән рәнҗим мин сиңа, Рашат. Гомер буе хатын рәхәтен күрмә!” – диде. Хәзерге акылларым булса, башкача эшләргән булыр идем дә бит. Әмма яшь чакта аны-моны уйлыйсың мени ул? Үткән саен аяктан тешләп калган этне игътибарсыз калдырмас идем калдыруын. Бәлки участковый чакыртып хәл итәргә кирәк булгандыр. Бәлки тагын башка юлын табар идем.

Ул чагында Фәридә апа әйтте дә, китеп барды. Мин дә артыгын кайгырмадым. Гомергә эшле булдым, ашлы булдым, бернигә мохтаҗлык кичермәдем. Хәзер дә бик җиткән минем тормыш. Әмма хатыннан гына бәхет булмады. Әллә кайчан әйтелгән сүзләр әле хәзер генә исемә төште минем. Фәридә апаның рәнҗешле сүзләре төште бит миңа. Мин өйләнеп тә карадым, яшәп тә карадым, әмма нидер барып чыкмыйча, аерылышырга туры килде. Бала да булмыйча калды. Фәридә апага ачу да сакламыйм, үпкәм дә юк.

Без аның белән бер урамда яшибез, күрешеп-аралашып, исәнләшеп яшибез. Беркөнне шушы хәлне сөйләп, үзенең исенә төшердем әле. “Шулай дигән идең, тәки шулай булып чыкты бит”, – дим. Ә ул әйтмәдем дип бара. “Мин андый сүз әйтмәгәнмендер, Рашат, кит инде”, – ди. Үзе дә бик гаҗәпсенде.

Мин шикләнмим. Ул аны әйткәндер дә, оныткандыр. Исендә дә юк аның шушы сүзләре. Ә минем хәтер еллар узгач, актарды да чыгарды менә. Хәзер Фәридә апа берни хәтерләми, ә мин бик яхшы беләм. Һәр сүзенә кадәр исемдә. Үзе дә инде! Ник бәйгә куймаган этен? Күпме сөйләшә идек бит шуның аркасында, аннан кисәттем дә. Ул минем белмичә эшләгән гөнаһ инде. Шулай булса да, җавабын тотарга туры килде.

 

Язмыш кочагы

Бәйле