Авылларда яшәүчеләрне хастаханәгә бушлай йөртәчәкләр, ләкин…

-- Лэйсирэ

Әлеге яңалык 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагылачак. Моның өчен Татарстан һәр районга 43 минивэн сатып алырга планлаштыра. Әлеге акчалар федераль бюджеттан күчереләчәк. Мондый карар Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган, дип яза Шәһри Казан.

Авыл халкын хастаханәләргә төрле мәсьәләләр буенча йөртәчәкләр. Шул исәптән йогышлы авыруларны профилактикалау өчен дә. Шунысын да белеп торырга кирәк, авыруларны бушлай бары тик район хастаханәләренә генә алып бару каралган. Дәүләт транспортын файдаланырга мөмкин булган очраклар исемлеген Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәл итәчәк. Машиналарны исә 1 июльгә кадәр сатып алырга планлаштыралар.

Фото: пиксабай

Бәйле