«Балтачта хакимият чыгарган «мөгез» тарихта калырга тиеш»

-- Лэйсирэ

Балтачта электр энергиясен янга калдыруның җаен тапканнар. Бюджетта эшләүчеләргә эш урыннарында телефоннарына заряд җыйдыруны тыйганнар. Ничу монда бюджет акчасын сарыф итеп утырырга!

Дөрес, Балтачның Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов имзалаган документ интернетта таралып, федераль үзәккә үк барып җиткәч, бу карарны гамәлдән чыгарып та куйдылар. Барлы-юклы ике-өч көн генә яшәп калды бичара. Бу вакыт эчендә әллә никадәр электр энергиясен дә янга калдыра алмагандыр Балтач. Аның каравы исеме бөтен илгә танылды!

Карар инде гамәлдән чыгарылса да, бу хакта язарга булдык әле. Балтач чыгарган «мөгез» тарихта калырга тиеш.

Карар ике өлештән тора:

«Район башлыгы Рамил Нотфуллинның, кулланылган электр энергиясе күләмен контрольгә алырга кирәклеге турындагы карарын үтәү өчен, барлык оешмаларда ай дәвамында кулланылган электр энергиясе күләмен теркәп бара торган журналлар булдырырга карар итәм.

Шулай ук электр энергиясен экономияләү мәсьәләсен аерым күзәтүгә алырга, оешмаларда кесә телефоннарын, смартфоннарны, электр чәйнекләрен (туклану урыннарыннан тыш) электрга тоташтыруны тыюны сорыйм».

Менә шул телефоннар-чәйнекләр турындагы өлеше гамәлдән чыгарылды. Шау-шу киткәч, хакимияттә бу карарны «ул электрны экономияләү максатында түгел, куркынычсызлык кагыйдәләрен тәэмин итү максатында кертелгән иде» дип аңлаттылар. Ләкин бит интернетта таралган документта сүз нәкъ менә экономия турында бара. Кәгазьгә язылып, мөһер куелганга күбрәк ышанабыз без.

Шунысы кызык: әле февральдә генә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район советы сессиясендә Балтач башлыгы Рамил Нотфуллинның эшен тәнкыйтьләгән иде. Социаль-икътисади үсеш буенча Балтач республика районнары арасында 44нче урында тора. «Районның бюджетка керткән үз табышы бик аз – гомуми бюджетның нибары 19 проценты гына. Күрше районнардан үрнәк алырга кирәк. Сез бит инде хөрмәтле кеше. Көндез барып күренеп йөрисегез килмәсә, төнлә барып карагыз», – дигән иде «глава»га Мөхәммәтшин. Менә, пажалысты, чарасын тапканнар Балтачта. Дөрес, районның бюджетка кертемен арттыру чарасын түгел, бюджет акчасын янга калдыру чарасын. Рамил Нотфуллин төнлә кайсы районга баргандыр да, кайсыннан «үрнәк» алгандыр (бу карар – Балтач чыгарган мөгез түгел, гомуми практика, дип аңлатмакчы булалар бит әнә), тик башка районнарда телефонга заряд җыйдыруны тыйганнарын ишеткән юк иде әле. Бу чара барып чыкмады, кыскасы, хәзер яңаны уйларга кирәк инде.

Экономия турында уйлый башласаң, янга калдырыр нәрсәләр байтак ул үзе. Мәсәлән, суны экономияләү максатында кул юуны тыярга була. Өйләрендә юып килсеннәр. Бәдрәфкә йөрүне дә чикләргә кирәк – сан ягыннан да, вакыт ягыннан да. Сүз уңаеннан, бәдрәф кәгазен дә өйдән алып килергә кушарга була. Нәрсәгә шундый вак кына нәрсәгә дә дәүләт казнасыннан түләнергә тиеш әле! Һәм, гомумән, якынрак яшәүчеләргә йомышларын өйләренә кайтып йомышлау турында закон кертергә була. Аннан соң хәзер көн озыная – «Ильич лампалары»н да тыеп торырга кирәк. Ә болытлы көннәрдә шәм кулланырга – менә тагын күпме акча янга калачак.

Акчаны тагын да янга калдырам, диләр икән инде, җитәкчеләрнең эш машиналарында һәм эш бүлмәләрендәге кыйммәтле җиһазларда экономияләргә мөмкин. Ләкин аңа кадәр үк барып җитмәс үзе, андый ук корбаннар кирәк булмас. Балтач хакимиятендә «Безнең гәҗит»не яратып укыйлар дип беләбез. Бәлки, без санап киткән тәкъдимнәргә дә игътибар итәрләр әле.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ
Сәер тыюлар Балтачта гына түгел, чит илләрдә дә бар. AdMe.ru сайты планетаның төрле почмакларындагы шундый тыюларны барлаган.

Швейцариянең Бергюн коммунасында фотога төшерү тыелган. Бу тыю әле күптән түгел генә – 2017нче елда гына кертелгән. Җирле хакимият моны болай аңлата: «Отпускы вакытында төшергән фотоларны социаль челтәрләргә кую үзләре шул җиргә бара алмаган кешеләрнең кәефен кыра». Кагыйдәне бозсаң, 5 швейцар франкы күләмендә (якында 321 сум) штраф яный. Шулай да җирле халык үз участогын фотога төшерә ала. Тыю туй фотосессияләренә һәм үтеп бара торган поезд тәрәзәсеннән төшерелгән фотоларга кагылмый.

Американың Колорадо штатында кар атыш уйнарга ярамый. Җирле хакимият кар атуны таш һәм башка куркыныч әйберләр атуга тиңли. Шуңа күрә уйнап кына кар аткан өчен дә штраф чәпәргә мөмкиннәр.

Канадада, әгәр син чын сихерче булмасаң, сихер белән мавыгу тыела. Ягъни сихерче булсаң – бул, ләкин сихерче булып кыланма. Кешенең чын сихерчеме-юкмы икәнлеген ничек дәлилли торганнардыр, ләкин сихерче булмый торып та сихер белән шөгыльләнгәннәрне җаваплылыкка тарту очраклары билгеле. Әйтик, 2012нче елда бер ялган сихерчегә 14 мең доллар штраф түләткәннәр. Ул бер хатынның бозымын чыгарырга алынган булган. Менә бу тыюны бездә кертсәң дә булыр иде ичмасам!

Кытайда вакыт машинасында сәяхәт турындагы фильмнар һәм сериаллар тыелган. Булмаганны күрсәтеп, халыкның башын катырырга кирәкми – закон чыгаручылар шул фикердә.

Күпчелек илләрдә почта аша корал һәм куркыныч матдәләр җибәрергә ярамый, ә менә Италиядә почта аша эшләпә, аяк киеме, уенчыклар (агач уенчыклардан кала), ясалма чәчәкләр, кыңгыраулар, музыка уен кораллары, сәгатьләр, фотоальбомнар, каһвә һәм күннән эшләнгән әйберләр җибәрү тыелган.

Сингапурда сагыз сату тыелган, аны читтән кертү дә ярамый. Дәвалау максатында кулланыла торган сагызларны сатарга гына рөхсәт бар. Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю үзенең мемуарларында болай дип язган: «1980нче елларда сагыз бер бәлагә әйләнде! Вандаллар аны йозак тишекләренә, лифт төймәсенә, почта тартмаларына ябыштыра иде». Урамнарны сагыздан чистартуга күп акчалар түгелгән, шуңа күрә бу «зәхмәт»не бөтенләй тыярга булганнар.

Япониядә эшләүче кешеләргә артык авырлык җыю тыела. 40-75 яшьлек японнарның бил әйләнәсен үлчиләр, ирләрнеке – 85 см, хатын-кызларныкы 90 см.дан артмаска тиеш икән. Нормадан артып китсә штраф сукмыйлар, артык авырлыктан котылырга ярдәм итәләр, ди.

Германия автомагистральләрендә (анда аларны автобан диләр) машинаның бензины бетеп туктарга ярамый. Юл уртасында туктап калган машина куркыныч тудыра, ди җирле хакимият. Бензиның бетсә туктамый хәлең юк, әлбәттә, ләкин бу очракта штраф түләргә туры киләчәк.

Норвегиянең Шпицбергенда Лонгйир шәһәрендә… үләргә ярамый. Закон нигезендә тыелган бу. Әгәр әлеге шәһәрдә берәрсе үлем түшәгенә ятса яки җитди яраланса, аны тизрәк Норвегиянең башка берәр шәһәренә алып китәләр икән. Әгәр инде кеше барыбер дә шушы шәһәрдә үлеп китә калса, аны монда түгел, ә Зур җиргә алып барып җирлиләр. Мәңгелек туңлык хөкем сөргән шәһәрдә мәетләр җиргә иңдергәч тә таркалырга өлгерми, шунлыктан куркыныч ак аюларны җәлеп итәргә мөмкин, дип шулай эшлиләр икән.

Безнең гәҗит

Фото: Пиксабай

Бәйле