Хәмдүнә Тимергалиева Башкортстанның халык артисты булырга тиешме?

-- Лэйсирэ

Салават Фәтхетдиновка шундый исем бирелгәннән соң, халык арасында төрле фикерләр булды. Башкортстанда яшәп иҗат итүче сәнгать әһелләренә күрше республикада шундый ук исем бирелүгә дә караш төрлечә. Бу хакта без Хәмдүнә Тимергалиевадан да белештек, дип яза Кызыл таң.

Әйткәндәй, апабыз майда җитмеш яшен каршы алырга җыенса да, олыгаерга уйлап та карамый — чыгышларының графигы ел азагына кадәр билгеле.

— Юбилей тантаналарын туган ягымда октябрь башына билгеләдек, — ди ул. — Туган көнем быел Уразага туры килә, шуңа алар кичектереләчәк. Халык артисты исеменә үземне лаек дип уйлыйм. Чөнки аларның бүгенгеләрен мин җилкәләреннән тартып үстердем (көлә).

Салават, Хәнияләр һәм башка якташларым турында гына әйтмим. Идрис Газиевның Казандагы тәүге чыгышларын оештырдым, гомумән, Уфа артистларына биредә юл ачуга күп көч салдым, моны алар үзләре дә бик яхшы белә. Мортаза Рәхимов Президент булган чорда документлар тутырган идем, аның ризалыгы да алынган иде. Әмма ул заманда бер түрә каршы төште. Хәзер аның исеме дә онытылды бугай инде. Бәлки башка каршы төшүче булмас, дигән җырчы.

Фото: соцсети

Бәйле