Мунча кергәндә дин ягыннан үтәлергә тиешле төп кагыйдәләр

-- Лэйсирэ

Мунчаның тәнгә дә, җанга да шифа булуы бәхәссез. Ул организмны кердән, шлаклардан чистарта, утырган тозларны тарата, буыннарны йомшарта, чыныктыра да әле. Әмма күпләр өчен мунча сихәтләнү, чистарыну урыны булудан бигрәк кәеф-сафа кору, күңел ачу чарасына әйләнде. Шунда ук чабыналар, ашыйлар-эчәләр, гәпләшәләр. Мондый ял мөселманнар арасында да популяр. Динебез моңа ничек карый? Әлеге сорауны сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныска юлладык.

– Рамил хәзрәт, Ислам – чисталык. Бу тәһарәт алу, госел коенуда гына чагыламы, әллә башкада да күренергә тиешме?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Дин ул – чисталык”, – ди. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Мәчеткә барганда һәрвакыт чиста, матур киемнәрегезне киегез”, – дип кисәтә. Расүлебез дә мәчеттә берәр кешедән начар ис килсә, госел алырга кушкан. Хатын-кыз ислемай сибенсә, шулай ук госел коенырга өенә кайтарып җибәргән.

– Хушбуйны артык күп сибәргә ярамыймы әллә?

– Ялгыз гүзәл затларга, бигрәк тә мәчеткә килгәндә, гомумән, ислемай сөртү тыела. Кеше суган-сарымсак ашаган, авызыннан исе аңкый икән, Расүлебез шулай ук борып җибәрә торган булган. Чисталык-пакьлек дигәндә, мөселманнар тәһарәтсез йөрергә тиеш түгел. Чөнки теләсә кайсы вакытта намаз укуыбыз, кулыбызга Коръән алуыбыз, дога кылуыбыз бар. Әлбәттә, чисталык-пакьлек тәндә, киемдә генә түгел, өйдә дә чагылырга тиеш. Риза Фәхретдиннең шундый сүзләре бар: “Кайбер авыллар ахирәтне үтәгәннәр дә, йорт алларын, каралты-кураларын карамыйча, урамнарын чистартмыйча кереп йоклаганнар”, – ди ул. Мөселманнар ахирәтне генә түгел, дөньяны да уйларга тиеш. Йортын күрүгә: “Монда мөселман кешесе яши”, – дип әйтерлек булсын. Капка төбе кышын көрәлсен, җәен себереп куелсын. Әлбәттә, күңел чисталыгы да зур урын алып тора. Безнең динебездәге гыйбадәтләр – намаз, ураза һ.б. җанны да пакьламый калмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Тәндә бер әгъза бар. Ул бозылса, бөтен тән бозылыр; ул чистарса, бөтен тән чистарыр. Дөреслектән, ул – җан”, – ди. Җанны чистарту иң зур бурычыбыз булып тора.

– Киемгә тигән бер тамчы бәвел өчен дә кабер газабы көтә, диләр. Шулаймы?

– Тәһарәт, госел истинҗәдән башлана. Гомер-гомергә гаурәт урыннарын пакь йөртү тиешле саналган. Бервакыт Пәйгамбәребез зиратта ике кабер арасыннан узып барганда: “Икесе дә газаплана. Үзләре алай дип уйламаса да, Аллаһы каршындагы гөнаһлары зур: берсе – бәвелдән сакланмаган, икенчесе – сүз йөрткән”, – дигән. Без истинҗә алмыйбыз, гаурәт урыннарын юып йөрмибез икән, бу вакытта киемгә бәвелнең бер генә тамчысы тисә дә, Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлы булабыз. Моның өчен кеше кабер газабына дучар ителә. Шуңа да татар халкы һәрчак инстинҗәле, комганлы булган. Балаларны да кечкенәдән моңа өйрәтергә кирәк.

– Татар халкы чабына-чабына мунча керергә ярата. Бездәге мунча тарихы Болгар дәүләтенә барып тоташа. Дин ягыннан мунча керүнең нинди шартлары бар?

– Кайбер йолалар татарларга башка халыклардан күчкәндер дип уйлыйм. Әйтик, иң беренче хаммам төрекләрдә барлыкка килә. Алар аны борынгы римлылардан күреп эшли. Гарәпләрдә бүгенге көндә дә мунча дигән нәрсә юк. Алар яшәгән җирлектә һава торышы югары булгач, эссегә кереп утырырга ашыкмыйлар. Сауна исә Скандинавия илләрендә уйлап табыла. Хаммам, мунча, сауна – чистарыну урыны гына түгел, сихәтләнү чарасы да әле. Татарлар да мунчасыз яшәми. Без үскәндә күпләрдә кара мунча иде. Соңыннан гына халык ак мунчага күчте. Баксаң, кара мунчаның миченнән чыккан корым сәламәтлеккә бик файдалы, сулыш юлларына үтеп кереп, аларны чистарта, ача икән. Хәзер инде кайберәүләр киредән кара мунча сала башлады. Мөмкинлеге булганнар андыен да, агын да төзи.

Татар халкы электән эшчән саналган, тирли-тирли эшләгән, мунчасын да ягып кергән. Шул ук вакытта динне дә онытмаган, мәчеткә намазга йөргән. Хәзер мунчага бару йолага әйләнде, хәтта “бөтен мөһим мәсьәләләр мунчада хәл ителә” дигән гыйбарә дә барлыкка килде. Ягъни ул – җыелып сөйләшү, аралашу, ял итү урыны да әле.

– Мунчада җеннәр яши бит. Төн уртасында анда ялгыз гына керергә дә рөхсәт ителми. Мөселманнарга мунчага күңел ачу, кәеф-сафа кору нияте белән бару килешәме соң?

– Мунчада Коръән, намаз уку, дога кылу тыела. Анда кергәндә, шулай ук бәдрәфкә дә, “бисмилла”ны әйтү шарт. Әйе, мунчада җеннәрнең оялаган урыннары булырга мөмкин. Алардан якты ут саклый. Әмма Коръәндә дә, хәдисләрдә дә мунчада җыелып ял итәргә ярамый дигән дәлил юк. Хәзер инде Казанда мөселманнар өчен дә мунчалар ачылды.

– Әни ир баланы ялгызы тәрбияли икән, ул аны ничә яшькә кадәр юындыра ала?

– Бала ир белән хатынны аера башлаганчы, якынча 3-4 яшькә кадәр. Хатыннар яки ирләр бергә мунчага барса да гаурәт урыннар капланырга тиеш, андый вакытта шәрә килеш юыну тыела. Хәтта әни белән кыз, әби белән онык, апа-сеңел очрагында да бу кагыйдә саклана.

– Ничек юынырга соң?

– Башкалар чыгып торганда гына бөтенләй чишенеп юына аласың, шулай чиратлашасың. Ир белән хатынга гына гаурәтләрен капламый мунча керергә рөхсәт ителә.

– Күпләр: “Өчәр, дүртәр сәгать мунча керәм”, – дип мактана. Бу дөресме?

– Һәр эштә чама кирәк, юкса, ул зыян сала. Мунчада фәлән сәгать утырып вакытны исраф итү хәерле гамәл түгел. Керүдән алда чыгуыңны уйла дигән кебек, мунча дип намазны калдыру да тыела.

– Ураза тотканда мунчада парланып утырырга кушмыйлар. Ни өчен?

– Мунчага кереп, юынып, су белән коенып чыгарга мөмкин. Ә инде озаклап парланып утырганда, тирләп, тирнең авызга эләгүе, уразаның бозы­луы ихтимал. Аннары, тир белән организмдагы су чыккач, ураза тоту авырлаша, хәл китә, баш авырта башлый.

– Тагын кайчан мунчага керү тыела?

– Расүлебез ястү намазыннан соң йокларга ятарга куша. Гыйлем алсаң, кунаклар килсә, берәр файдалы эш белән шөгыльләнсәң генә утыра аласың. Ястүдән соң вакытны бушка уздыру, бигрәк тә кәеф-сафа кору мөселманнарга килешми. Иртә ятып, иртә торырга гадәтләнергә кирәк.

– Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан Рәфыйк Мотыйгуллин исемле укучыбыздан мондый сорау килде: “Без, картлар, тәһарәтне – бәдрәф, госелне мунчада алабыз. Хәзер авылда да бәдрәф өйдә, бик чиста тотыла. Ләкин бәд­рәфтә, мунчада “бисмилла” дип әйтелми, диләр. Ә инде бәдрәф белән юыну бүлмәсе бергә булганда тәһарәт алып, госел коенырга мөмкинме?

– Мөмкин. Тәһарәт алганда дога да кылабыз инде. Бик каты шикләнсәгез, тәһарәт алып бетергәч, догасын чыгып кылыгыз.

Юыну бүлмәсенә (ваннага) чишенеп киенү өчен генә керергә ярамый, диләр. Ә бит юынганда өс киемен барыбыз салабыз.

– Хәзер халыкта шултикле күп хорафат таралды, болай эшләү тыела, тегеләй итү тыела диләр, әллә нинди уйдырмалар белән киләләр. Имеш-мимешләргә ул тикле бирелергә ярамый, аларга динебездә дәлил юк. Зарурият ягын онытмыйк. Юыну, бәдрәф кебек бүлмәләр тормыш өчен кирәкле урыннар гына. Әйе, бәдрәфнең кыйблага ян белән торуы шарт. Ә бүген йортлар шулай итеп төзелә, кайсында гына әлеге шарт үтәлә икән? Шуңа да унитаз дивар эчендә икән, ничек торса да рөхсәт. Кырда, урманда хаҗәт үтәгәндә инде кеше кыйблага яны белән утырырга тиеш, артын куярга ярамый.

«Акчарлак» газетасы, 21 февраль 2019 №7

Бәйле