Салават Фәтхетдинов: «Хыть улыңны үзең тәрбиялә, диде…»

-- Лэйсирэ

Инстаграмда tatar_estrada аккаунты Татарстанның халык артисты, шушы көннәрдә генә «Башкортстанның халык артисты» исеменә дә лаек булган Салават Фәтхетдинов белән интервьюдан өзек китереп, болай дип яза:

— Салават Зәкиевич, сез нинди әти? Карап торуга бик усал һәм кырыс кебек. Балаларны тәрбияләү эшендә сез дә катнашасызмы, моңа вакытыгыз каламы?

— “Әти, шулай-шулай, ни эшлик?” – дип киңәшләшәләр, вакытымны аларга бүләм. Дөресен генә әйткәндә, кызларымның ничек үскәнен күрми дә калдым. Рөстәм тугач, Ләйсән: “Хыть улыңны үзең тәрбиялә”, — диде. Ә хатыным минем – акыллы усал кеше. Ул минем иң якын киңәшчем. Җырларымны да иң беренче булып ул тыңлый, ул бәясен бирә. Ләйсәнсез бу тормышта бер нәрсә дә эшләп булмый.

Әйе, усал әти. Кайчак моның хакта Ләйсән дә кисәтеп куя. Сүз белән усал: минем әйтүем каештан да үтемлерәк. балаларны, яннарында булмасам да, контрольдә тотарга тырышам. Интернетка керәм, Рөстәмнең “онлайн” икәнен күрәм. Шундук шалыратам, ачуланам. Ул инде: “Әле генә кердем, бар да әйбәт”, — дип мине тынычландыра башлый.

Минем өчен ул интернет, телефон чире – иң куркыныч әйберләрнең берсе. Безгә ул чир янамый, ә менә балаларны аннан саклап калырга кирәк. Бала урамда уйнарга тиеш, саф һава суласын, ә түгел анда: базда утырган кебек, ап-пакъ тәнле булырга.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Салават Фәтхетдинов белән интервьюдан өзек ? . — Салават Зәкиевич, сез нинди әти? Карап торуга бик усал һәм кырыс кебек. Балаларны тәрбияләү эшендә сез дә катнашасызмы, моңа вакытыгыз каламы? — “Әти, шулай-шулай, ни эшлик?” – дип киңәшләшәләр, вакытымны аларга бүләм. Дөресен генә әйткәндә, кызларымның ничек үскәнен күрми дә калдым. Рөстәм тугач, Ләйсән: “Хыть улыңны үзең тәрбиялә”, — диде. Ә хатыным минем – акыллы усал кеше. Ул минем иң якын киңәшчем. Җырларымны да иң беренче булып ул тыңлый, ул бәясен бирә. Ләйсәнсез бу тормышта бер нәрсә дә эшләп булмый. Әйе, усал әти. Кайчак моның хакта Ләйсән дә кисәтеп куя. Сүз белән усал: минем әйтүем каештан да үтемлерәк. балаларны, яннарында булмасам да, контрольдә тотарга тырышам. Интернетка керәм, Рөстәмнең “онлайн” икәнен күрәм. Шундук шалыратам, ачуланам. Ул инде: “Әле генә кердем, бар да әйбәт”, — дип мине тынычландыра башлый. Минем өчен ул интернет, телефон чире – иң куркыныч әйберләрнең берсе. Безгә ул чир янамый, ә менә балаларны аннан саклап калырга кирәк. Бала урамда уйнарга тиеш, саф һава суласын, ә түгел анда: базда утырган кебек, ап-пакъ тәнле булырга. #татарэстрада #салаватфатхетдинов

Публикация от Татар Эстрада (@tatar_estrada)

Бәйле