«Татарстанның билгеле көрәшчесе Казан полиция бүлегендә үлә»

-- Лэйсирэ

30 март татар көрәш җәмәгатьчелеге үзенең бер батырын югалтты. 26 яшьлек Рамил Гыйзетдинов Казан полиция бүлекчәләренең берсендә җан тәслим кыла, дип хәбәр итә Идел басмасы.

Рамил — көрәшче егет. Узган ел Балык Бистәсе районы Сабан туенда абсолют батыр исемен яулады. Авыр үлчәүләрдә чыгыш ясамаса да, быел елның иң дәрәҗәле бәйгесендә — «Манзара» премиясе өчен көрәшергә җөрьәт итте. Беренче әйләнештә Муса Галләмовка оттырды.

Үлемнең сәбәбен төрлечә юрыйлар. Ләкин анысы инде хәзер мөһим түгел. Урының җәннәттә булсын, Рамил!

Фото: Татар-информ архивыннан очраклы фото

Бәйле