//Tatar today//
Җырчы Илсөя Бәдретдинова 1 апрельдә Кайбычта узарга тиешле концертының булмаячагы турында хәбәр иткән. Бу хакта Инстаграмда ул пост урнаштырган. Сәбәбен дә яшермәгән — билетлар сатылмаган.
«1 апрельдә Кайбычта буласы концерт булмый. Тудырылган мәшәкатьләр өчен гафу үтенәбез. Сәбәбе — яратмыйлар. Билетлар сатылмаган. (Бу шаяру түгел)», дип белдергән җырчы.
https://www.instagram.com/p/BvrR6s_g9it/