«Иремне чүпкә мин чыгармадым, кайнана үзе чыгарды» [тормыш хәле]

-- Гузель

Икенче баламны тапкач, билем нык какшады. Вакыты-вакыты белән нык тотып ала: ни иелеп булмый, ни берни эшләп булмый. Быел Казанга барып тикшертеп тә кайткан идем инде. Андый-мондый зарарлы әйбер күрмәделәр. Анысына бик сөендем инде. Операция кирәк дип әйтүләреннән бик курыккан идем. Ә болай берәр атна чамасы авыртуны баса торган укол алдым да, бетеп киткән сыман иде. 

Әмма авыл җирендә эшләмичә генә торып булмый бит. Бакчаны карыйсы, утырткан әйберләрне үстерергә кирәк. Әле аннан соң да хатын-кызга күпме эш кала. Көз көне бәрәңге алган чорда тагын шул бил тотып алды. Авыр әйбер күтәрергә ярамаганын да беләм. Әмма нишлисең, уенчык чиләк белән йөреп булмый бит инде. Зур су чиләген дә күтәрәсең, көрәк тә тотасың. Кайчак капчыкларны да тартырга туры килә. Эш кызган чакта яңгырга китмәсен, яшелчәләр юешләнмәсен дип, тиз-тиз эшләп бетерәсе дә килә бит әле ул.

Мин дә, онытылып китеп, катырак эшләп җибәрдем. Чиләк күтәрү түгел, иелеп бәрәңге дә ала алмый башладым. Әле ярый туган-тумача бар. Тиз генә өмә ясап, алынасын алып бетереп, бушатасын бушатып, казыйсын казып, эшне бетереп киттеләр. Бил бер “ычкындымы” – тиз генә рәткә килми ул. Уколлар да тиз генә булышмый.

Әле ярый ирем әйбәт минем, күз тимәсен. Андый көнәрдә булышырга гына тора ул миңа. Шулай берсендә ирем аякларымны юып торган чагында ишектән кайнанам килеп керде. Мин диванда туры гына итеп утырып торам, аякларым тазда, ирем иелеп шуларны юып тора. Кайнанам шушы күренешне күреп, телсез калды. Билем авырткан чак булмаса, ир гомердә дә аякларымны юып утырмый инде минем. Әйбәт дигәч тә… Кинода гына бит ул әллә ниләр күрсәтәләр. Ә авылда кайсы ир тик томалдан хатынының аягын тазда юып утырсын?

Кайнанам да бил авыртканнан гына шулай булганын белә. Әмма шушы хәлдән соң мине бөтенләй сөймәскә әйләнде. Кешеләргә дә, үзләренең туганнарына да әллә ниләр сөйләп йөри. “Ирен юкка чыгарып бетерә инде”, “Эшләмәс өчен шулай кылана”, “Малайга гына салынып яши” ди икән. Миңа да телен тешләп яшәми инде. “Дүрт бала да таптым, колхоз басуыннан кайтып кермәдек, утынны да чыгып ярдым – билнең кай турда икәнен дә белмим”, – ди. Минем бил авыртканга ышанмый, янәсе. Малаеның минем аякны юып утырганын күреп, чистый зур кайгыга батты кайнанам.

Каян гына килеп кергәндер? Бер биш кенә минут соңлап керсә дә, күрми калыр иде. Ә хәзер бөтен авыл сөйли: аягын да иреннән юдырта бит ул, диләр. Аны бит аңлаган кеше аңлый, аңламаганы – юк. Мин үзем өчен түгел, ирем өчен борчылам. Ирләр бер-берсен төрттерә бит ул, кызык итеп көлүчеләре дә бардыр. Әле беркөнне кайнана тагын әйтеп тора: иреңне чүпкә чыгардың чистый, ди. Чүпкә мин чыгармадым инде аны, кайнана үзе чыгарды. Аягымны юганны мин түгел бит, ул чыгып сөйләгән. Дәшмәсә, берәү дә белмәс иде.

 

Язмыш кочагы
Фото: Счастливые родители

Бәйле